Татарстанда бу ялларда "Экстремизмга - юк!" айлыгы чаралары: Кайда? Кайчан? Нәрсә?

Бу ялларда Диния нәзарәтенең "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында оештырылган чаралары дәвам итәчәк.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 22. Фото:kazanfirst.ru

Иртәгә, 23 сентябрьдә, Казанның Арча зиратында төрле дин вәкилләре катнашында өмә оештырыла. Анда волонтерлар, нәзарәт һәм Казан епархиясе активистлары катнаша.

Алабугада исә иртәгә мөселман һәм православие яшьләре арасында мини-футбол буенча дуслык матчы була. Ул шәһәрнең Тынычлык проспектында урнашкан физкультура-сәламәтләндерү комплексында узачак. Уенда Алабуга мөхтәсибәте яшьләре һәм "Аксиос" православие яшьләре хәрәкәте вәкилләре катнаша.

24 сентябрьдә буалылар җирле мөхтәсибәт һәм шәһәр хакимияте әзерләгән "Ислам - игелек дине" исеме белән оештырылган квестта катнаша. Чараның төп максаты - мөселман яшьләрен җыю, аларга ислам диненең тынычлык дине икәнлеген аңлату, аларны берләштерү.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе