“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды шурасы рәисе, Рәсәйнең федераль җәзаларны үтәү хезмәтенең иҗтимагый шурасы әгъзасы Илдар Баязитов. Рәсәйнең ФҖҮХ Татарстан буенча идарәсенең иҗтимагый шурасы әгъзалары: ТҖ җәмагәть эшлеклеләре Шурасы президиумы рәисе, ТҖ лаеклы тренеры Александр Даренков һәм “Ярдәм-Помощь” фондының Президенты Ильгам Исмагилов хөкем ителгәннәр һәм колония җитәкчелеге белән очраштылар.
Алар ашханәне, йокы бүлмәләрен, мәчетне карап уздылар. Хөкем ителгәннәрнең биредә тору шартлары белән һәм аларның хаклары үтәлүе белән танышып уздылар.
Хөкем ителгәннәр белән шәхси сораулар буенча күрешүләр оештырылды. Очрашу барышында шикаятьләр булмады.