Татарстан Президенты «Сәләт» яшьләр мәгариф форумында булды

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре  барышында Биләр музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалар шәһәрчегендә урнашкан V «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы эше белән танышты.

БӘЙЛЕ
2016 Июл 15

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре барышында Биләр музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалар шәһәрчегендә урнашкан V «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы эше белән танышты.

Татарстан Республикасы Президентын ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм башкалар озата йөрде.

Интеллектуаль сәләтле балаларның XX юбилей фестивале һәм V «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы 2016 елның 9 июленнән алып 14 июленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла. Форумда республиканың барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән 5000дән артык бала һәм талантлы яшьләр, шулай ук якын һәм ерак чит илләр вәкилләре катнаша.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов «Фәнсар» фәнни-мәгариф үзәгендә булды. «Фәнсар» яңа лагере «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасында ачылган һәм балаларга гуманитар һәм табигать фәннәрен тирәнтен өйрәтү максатларында оештырылган. Үзәк 120 кешегә исәпләнә һәм ел әйләнәсендә эшли.

Лагерь буйлап экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов иҗат остаханәләрен, күчмә эколаборатория комплексын карап чыкты, сөйләм технологияләре буенча ИТ-лабораториядә һәм анимация студиясендә булды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына Идел Болгарының борынгы шәһәрләрен популярлаштыручы компьютер уенын да күрсәттеләр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яңа объектларны: бассейнны, мунчаны һәм спорт мәйданчыгын карады.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты палаткалар шәһәрчегенә юнәлде. «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, быел форум эше экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә багышлана. Шуңа бәйле рәвештә форумда Биләр музей-тыюлыгы территориясен үстерү мәсьәләләре күтәрелә, Татарстан Республикасының һәм Россиянең әйдәүче экспертларыннан һәм галимнәреннән мастер-класслар оештырыла, Рус география җәмгыяте әгъзалары белән бергәләшеп Кече Чирмешән елгасының су киңлекләрен тикшеренүләр уздырыла.

Татарстан Республикасы Президенты палаткалар шәһәрчегенә юнәлде

Территория буйлап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов берничә дискуссия мәйданчыгында һәм лекцияләрдә булды. Шунда ул «Сәләт» яшьләр хәрәкәте активы белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, елдан-ел бу форум үзенең нәтиҗәлелеген һәм уникальлеген раслый. «Монда сезнең үсеш өчен кызыклы мәйданчык булдырылган, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Уңайлы урнашу һәм кирәкле инфраструктура ягыннан бар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Ел саен яңа объектлар төзелә. Төп акцентны эчтәлек өлешенә ясарга кирәк. Талантлы балалар белән эшләүдә яңа рәвешләр һәм алымнар табарга кирәк».

Зур сәхнәдән «Сәләт» яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, барлык алынган белемнәр һәм күнекмәләр киләчәктә һичшиксез кирәк булачак. «Бүген без кеше капиталы турында, илебезнең киләчәге турында сөйлибез. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Сез – безнең киләчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары «Сәләт» лагеренда элек булган татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты булды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе