2020 Янв 15
Казанның “Ярдәм” мәчетендә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Казан епархиясенең социаль бүлек җитәкчесе иерей Сергий Петров белән очрашты. Очрашу барышында дин әһелләре үзара хезмәттәшлек итү һәм ишетмәүче, күрмәүче, ДЦП диагнозлы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында социаль эшчәнлек алып бару турында килеште. Инвалидлар белән мондый уртак чаралар уздыру Татарстан Республикасында динара һәм милләтара диалогны ныгытуга хезмәт итәчәк.
Источник фотографии: