Татарстан мәчетләрендә туган телне саклау турында сөйләнәчәк

Минбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмияте турында Ислам күзлегеннән чыгып сөйләячәк.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 26. Фото:dumrt.ru

Агымдагы атнада Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышланачак. Вәгазьләр икетеллелекне үстерү һәм халыкта татар телен куллануны популярлаштыру максатыннан укылачак. Минбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмияте турында Ислам күзлегеннән чыгып сөйләячәк. Татарстан Республикасында бүгенге көндә мең ярымнан артык мәчет эшли. Узган атнаны шушы темага җомга вәгазьләре Казанның Галиев һәм “Тынычлык” мәчетләрендә сөйләнде дип хәбәр итә матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе