Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Казанның Галиев мәчетендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Утырыш эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты, мөхтәсибләр һәм мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты. Җыелыш барышында татар телен саклау һәм үстерүгә караган фикерләр һәм тәкъдимнәр яңгырады.
– Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телле мохит булырга тиеш дип саныйм, – дип башлады киңәшмәне Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Шул уңайдан мөфтияткә Татарстан Республикасы эчендә үзенең эчке һәм тышкы багланышларын, шул исәптән аралашуны һәм эш кәгазьләрен ике дәүләт телендә алып барырга кирәк. Билгеле: әлеге карар Татарстаннан читтәге төрле ведомство һәм партнерлар белән эш итүгә кагылмый.
Киңәшмәдә республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” укыту программасын кертеп җибәрү турында карар кабул ителде. Россия ислам институты мөгаллимнәре тарафыннан эшләнгән әлеге программа сынауны уңышлы үтте һәм татар теленә өч айда өйрәтү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Моннан тыш Татарстанның барлык мәдрәсәләре “Ислам дине нигезләре” дәреслеге белән тәэмин ителәчәк. Нәзарәтнең тагын бер мөһим башлангычы булып Татарстан Республикасының җәмәгать урыннарында файдалану өчен дини терминология тупланган рус-татар һәм татар-рус сөйләүлеген чыгару тора.
Мөфти эшчәнлекнең аерым юнәлеше итеп татар телен интернетта пропагандалауны да билгеләп үтте: “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан социаль челтәрләрдә мөселманнар арасында мәгълүмати кампания оештырылачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку тәкъдиме хупланды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга чын күңелдән рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлангычларын хуплады.
Мөфтияттә кабул ителгән чараларны тормышка ашыруны күзәтчелек итү буенча махсус эшче төркем оештырылачак дип хәбәр итә матбугат хезмәте.