
Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов Instagram социаль челтәрендә үз битендә, Татарстанның бию конкурсыннан Истанбул аша кайтучы 15 баласы, аэропортта теракт булу сәбәпле очып китә алмау нәтиҗәсендә, вакыйгалар үзәгенә эләккән.
Элек хәбәр ителгәнчә, бүген төнлә Истанбул аэропортыннан эвакуацияләнгән пассажирлар арасында Татарстаннан 11-12 яшьлек 15 кыз булган.
"Чаллыдан «Бисеринки» ансамбле кызлары якын арада Истанбулдан Россиягә кайтарылачак. Кызлар Варнадан (Болгария) транзит белән Истанбулга теракт үзәгенә килеп эләккән. Алар бик курыкканнар. Хәзер аларга куркыныч янамый. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә оперативлык һәм балаларга ярдәм итүе өчен рәхмәт. Балаларга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт!" - дип язган Астахов, дип яза Татар-информ.