Татар яшьләре көннәрендә татар туйлары проблемасы карала

11-16 июль көннәрендә Казанда Россия төбәкләреннән килгән милли җанлы яшьләрне берләштерүче традицион чара – Татар яшьләре көннәре узачак. Ул 1990нчы елдан бирле үткәрелә. Җыелу урыны быел да үзгәрешсез кала – Лаеш районынында урнашкан “ Идел” лагере.

БӘЙЛЕ
2016 Июл 08

11-16 июль көннәрендә Казанда Россия төбәкләреннән килгән милли җанлы яшьләрне берләштерүче традицион чара – Татар яшьләре көннәре узачак. Ул 1990нчы елдан бирле үткәрелә. Җыелу урыны быел да үзгәрешсез кала – Лаеш районынында урнашкан “ Идел” лагере.



Бу уңайдан “Татар-информ” мәгълумат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт думасы депутаты, Татар яшьләре көннәрен башлап җибәрүдә катнашкан шәхесләрнең берсе Илдар Гыйльметдинов чараның беренче елларын искә төшереп, “Ул чыннан да милли җанлы яшьләр инициативасы белән башланган чара иде”, - диде. “Ул вакытта мин комсомолның өлкә комитетында секретарь идем. Яшьләрнең бик актив чоры иде ул. Делегатлар исемлегенә кермәүчеләр дә күпләп килә иде. 10 кеше урынына 30-40 кеше килгән чаклар да булды, барысы бергә “Идел” лагерена җыелалар иде. Чоры шундый иде, 90-нчы елларны хәтерлисездер”, - дип сөйләде ул. “Шулай итеп, яшьләрнең активлыгы, дәрте белән Татар яшьләре көннәре даими чарага әйләнде. Нинди генә авыр вакытлар булмады, финанслауда да кыенлыклар булып торды, әмма без Татар яшьләре көннәрен барыбер үткәрдек һәм алга таба да үткәрәчәкбез”, - дип әйтте Илдар Гыйльметдинов. Ул шулай ук “Татар яшьләре көннәре – ул бит аралашу урыны гына түгел, ул аларның милли аңын да үстерү. Ә иң мөһиме – бу чарага килгән яшьләрнең үз төбәкләренә кайтып, анда да милли чаралар оештыруы”, - дип тә ассызыклады.



Быелгы Татар яшьләре көннәренә Россиянең төрле төбәкләреннән 150ләп делегатның килүе көтелә. Алар өчен милли темаларга багышланган семинар-тренинглар, түгәрәк өстәлләр, дәүләт хакимияте вәкилләре белән очрашулар үткәреләчәк. “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина, чаралар планлаштырганда, аларның практик әһәмиятен уйлыйбыз дип билгеләп үтте. “Мәсәлән, быел татар туйлары, аларны оештыру нечкәлекләре турында сөйләргә булдык, моның өчен милли туйлар әзерләүче белгечләрне чакырдык. Шулай ук татар костюмнарын кайдан табып булганын да аңлатачакбыз. Татар бизнесы турында да гапләшербез – “Түбәтәй” фаст-фуд челтәрен булдырган егетләр яшьләргә үз тәҗрибәләре хакында сөйләячәк”, - диде Ләйсән Сафина.



Моннан тыш, Татар яшьләре көннәренең берсендә делегатлар төбәк проектларын тәкъдим итәчәк. “26 проект арасыннан 9ны сайлап алдык, инде шул 9 проект арасыннан иң яхшысын җыелган делегатлар үзләре билгеләячәк”, - дип сөйләде Ләйсән Сафина. Мәсәлән, Новосибирск делегациясе “Йөзгә – бер” уенын, Санкт-Петербург делегациясе “Сабантуй ШОУ” программасын, Свердловск делегациясе “Гүзәл килен” тамашасын тәкъдим итәргә әзерләнә.



Татар яшьләрен билгеле шәхесләр белән таныштыру да планлаштырыла. Алар арасында драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Илдар Ягъфәров, Татарстанның фәннәр академиясе вице-президенты, галим Рафаил Хәкимов, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла бар.



Татар яшьләре көннәре барышында делегатлар өчен Болгар, Казан буйлап экскурсияләр дә каралган, дип яза Татар-информ.



“Татар яшьләре көннәре” Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” дәүләт яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла. Максаты – төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен барлау, төбәкләр арасында эшлекле һәм мәдәни багланышларны киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәләрендә мәгълүмати багланыш булдыру, регионнардагы татар яшьләре оешмалары алдында торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышу.



http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/08/122801/

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе