
Законнарга таянып, тәҗрибәле юрист «дискриминация», «кеше хокукларын бозу», «вазифаи вәкаләтләрне арттырып җибәрү», «һөнәри этика кодексы» кебек төшенчәләргә аңлатма биргән. Курсларда катнашучылар – җирле мөселман дини оешмасы рәисләре - арасында тикшерүче органнар башбаштаклыгы белән очрашкан кешеләр дә бар иде, дип хәбәр итә РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Шуңа күрә юристка сораулар күп бирелгән.
“Тикшерүче органнар тарафыннан хокук бозучы эшләр эшләнгән икән, бу хакта һич тә дәшми калырга ярамый. Үзегезне яклый торган законнарны белергә омтылыгыз. Юристларга мөрәҗәгать итегез”, - дип, киңәшен бирде Люсико Адамия.