Спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеген, инвалид бала гына түгел, ата-ана да аңларга тиеш - Ф.Сафиуллина

Спорт объектлары да, тренерлар да, инструкторлар да бар, бары тик бу объектларда шөгыльләнергә физик мөмкинлекләре чикле балалар гына юк. Алар турындагы мәгълүмат спорт белән бәйле җәмгыятьләргә бирелми. Үз чиратында бу инвалид балаларның, кече яшьтән сәламәтләнеп, аякка басу, тулы канлы тормыш белән яшәп китүенә комачаулый. Бүген бу хакта “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Инвалид балаларның спорт белән шөгыльләнүен активлаштыру” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышында фикер алыштылар.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 14

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенең күрмәүчеләр, начар ишетүчеләр, коляскада йөрүчеләр, ДЦПлы кешеләр, күрмәүчеләр-ишетмәүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе зур.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, "Ярдәм" фонды президенты Илһам Исмәгыйлев рәислегендә узган әлеге чара инвалид балалар арасында спортны үстерү, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итүгә этәргеч бирү, спорт, инвалидларның җәмәгать оешмаларының уртак көче белән “бозны урыныннан кузгату”га юнәлтелгән иде. “Түгәрәк өстәл”дә катнашкан һәркем – спорт оешмалары, инвалидлар белән эшләүчеләр, инструкторлар бүген бу проблеманы хәл итүгә карата үз фикерен белдерде.

Алай да иң зур проблема спорт чараларына инвалид балаларны җәлеп итү мәсьәләсе булып чыкты. Казанның спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова бу өлкәдәге тәҗрибә уртаклашты. “Ике ел элек безгә ел элек әлеге юнәлешне үстерергә биргәч, бу эшкә ныклап тотындык дип әйтергә кирәк. Бүгенге көндә безнең объектларда әлеге эш белән шөгыльләнерлек 50 белгечебез бар. Алар бу категория белән инструкторлар буларак эшли ала. Моннан тыш безнең спорт мәктәпләрендә 5 спорт төрендә - йөзү, ирекле көрәш, җиңел атлетика, дзюдода тренерлар эшли. Без балаларның килүен көтәбез. Әмма монда бик зур проблемага дучар булдык. Мин әле депутат булганда, бу категория балаларны ничек табарга дип, кайда гына мөрәҗәгать итмәдем. Әмма бер җирдә дә уңай җавап бирүче булмады. Гадәти гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы бу балалар физкультура дәресләренә йөрми. Аларның исемлекләрен безгә сәламәтлек саклау министрлыгы да, мәгариф министрлыгы да бирми. Безне коррекцион мәктәпләргә җибәрәләр. Ә без коррекцион мәктәпләр белән болай да эшлибез инде. Шулай итеп, без ул балаларны үзебезгә чакырабыз, әмма безне мәктәпләргә кертмиләр, ишетмиләр. Мин алга таба ничек эшләргә кирәклеге күз алдыма да китерә алмыйм. Безнең мөмкинлекләребез бар. Казан буенча гомумән алганда, елга 800 ләп чара уза”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Инвалидлар спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина да бу проблема белән якыннан таныш. “Әлеге балалар белән бәйле бу мәгълүмат безнең өчен ябык. Ә спорт объектлары, тренерлар көтә. Алар “Доступная среда” программасы буенча тулысынча җиһазландырылган. Без коррекцион мәктәпләрдә шөгыльләнүчеләрне генә күрәбез. Балалар сәламәтләнсен өчен, аларга яшьтән спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә кирәк, - ди ул, моның балалар өчен мөһим булуын әйтеп. - Аның мөһимлеген балалар үзләре генә түгел, ата-аналар да аңларга тиеш. Бераз булса да хәрәкәтләнсә, алар, үскәч, белем алгач, акча эшли башлый. Үз көнен үзе күрә”.

Фәридә Сафиуллина хәбәр иткәнчә, элек Татарстанда инвалид балаларны спортка тарту буенча программа булган. Аның нигезендә яшәү урыннары буенча тренерлар эшләгән, балаларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнгән. “Бүгенге көндә әлеге программа гамәлдә түгел. Хәзер инде икенче елын инвалид балалар өчен спорт мәктәбе эшли. Бу проектка Казан кушылды, Әлмәттә һәм Чистайда филиаллары ачыла”, - дип хәбәр итте рәис.

Инвалид балаларны спортка җәлеп итү, алар турындагы мәгълүматны туплау мәсьәләсенә “түгәрәк өстәл” утырышы вакытында берничә тапкыр әйләнеп кайтылды. Мәгълүмат җыюның күп очракта шәхси танышлык аша гына мөмкин икәнлеге билгеләп үтелде.

“Хатлар да яздык. Юк инде, халык килми. Мин яшьтән зур эш эшләнергә тиеш дип саныйм. Һәр инвалид баланың әти-әнисенә спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында җиткерергә кирәк. Менә култык таяклары белән йөрүчеләр бар. Алар нишләп спорт белән шөгыльләнә башламаска тиеш ди әле?” – ди аптырап Ф.Сафиуллина.

Фикер алышулардан шул аңлашыла: әлеге мәсьәлә белән Социаль яклау, мәгариф, спорт министрлыклары кызыксынырга тиеш. Чөнки инвалид бала турында сүз бара. Ә ул җиде юл чатында. “Бала ике яшькә җитте икән, аның белән сәламәтләндерү, физкультура һәм тернәкләндерү чараларын башлап җибәрергә була. Бала спорт һәм физкультураның үзе өчен исән калуның бер юлы икәнлеген аңларга тиеш. Монда инде ата-аналарны да, төрле структура вәкилләрен дә тәрбияләргә кирәк”, - дип саный белгечләр.

Уң якта Йолдыз Гатауллина

Инвалид балаларны спортка җәлеп итү, шуның белән бергә тормышта үз урыннарын табарга булышуда гаиләнең роле зур булуын тормыштан бер мисалда күрсәтәбез килә. Бүгенге чарада катнашкан спорт буенча инструктор Йолдыз Гатауллина болай дип сөйли. “Төп юнәлешне гаилә бирә. Мәсәлән, мин үскән гаиләдә миңа һәм ир туганыма юнәлешне әтием бирде. Безнең гаиләдә шахмат уйнарга яраталар иде. Һәм зур уңышларга ирештеләр. Әтием дә, энем дә спорт мастерлыгына кандидатлар булды. Ә мин тагын да алгарак киттем. Күзем начар күргәч, мине Самарадагы интернатка укырга бирделәр. Ул вакытта спорт бик каты үсештә иде. Мәктәп-интернатта физкультура укытучысы берәү генә булмады. Бөтен спорт төрләре буенча тренерлар бар иде. Шуңа күрә мин киңкырлы үсеш алдым. Мин йөзәм дә, чаңгыда да шуам, йөгерәм дә. Күрмәүчеләр арасында спорт гимнастикасы бик популяр иде. Мин бу спорт төре белән дә шөгыльләндем. Минем өчен иң мөһиме – яраткан шашкаларым иде. Бу өлкәдә зур уңышларга ирештем: Советлар берлеге чемпионатында да катнаштым. Мин хәзер – спорт мастеры. Дөнья чемпионкасы исемен инде беренче ел гына йөртмим. Европа чемпионкасы. Боларның барысы да гаиләдә кече яшьтән бирелә. Шуңа күрә бу юнәлештә гаилә белән эшләргә кирәк. Мин массакүләм матбугат чараларында, ТВда социаль, реклама роликлары эшләргә тәкъдим итәм. Алар аша ата-аналар күңеленә юл салырга кирәк. Ата-аналар бу тапшыруларны караганда, бездә бу юнәлештә эш алып барылганлыкны күрер иде. Күпләр бу секцияләр турында белмидер дә әле. Бәлки мәктәп директорларын да җыярга, мәгълүмат бирергә кирәктер”, – дип саный Йолдыз Гатауллина.

Татарстанда, Казанда инвалид балаларны спортка җәлеп итү мәсьәләсен югары дәрәҗәдә хәл итәргә ниятлиләр. Агымдагы елның 15 апрелендә РФ Президенты Владимир Путин спорт белән бәйле оешмаларны Спорт министрлыгына күчерү буенча зур киңәшмә булачак. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов анда инвалидларны спортка җәлеп итү, алар турындагы мәгълүматны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә җиткерүгә бәйле сорауны күтәрергә җыена.

Уртада Мәликә ханым Гыйльметдинова

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова үз гаиләсе мисалында инвалид балалар белән эшләү, спорт белән шөгыльләнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул тәрбиягә 10 бала алып үстерә. “Спорт белән шөгыльләнү балаларның үсешендә уңай чагылыш таба. Хәзер аларның икесеннән инвалидлыкны алабыз”, - диде ул, үз тәрбиясендәге бер баланың – ирекле көрәш, икенчесенең теннис белән шөгыльләнүен билгеләп үтелде.

Бүгенге чарада шулай ук балаларны паралимпия уеннарына әзерләү, аларны спортка җәлеп иткәндә дә, нәкъ менә паралимпия уеннарына әзерләү зарурлыгы билгеләп үтелде. Шулай күрмәүчеләрне, ишетмәүчеләрне, ДЦП диагнозлыларны йөзәргә өйрәтү тәҗрибәсе, инвалид балалар спортка килсен өчен, аларны стипендияләр кызыксындыру, балаларны кайсы спорт төрләренә җәлеп итеп булу мәсьәләләре каралды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе