Совет заманында "Мәрҗани" мәчетендә 27 ел эшләгән хәзрәт турында китап әзерләнә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә уздырган җиденче “Саматов укулары”нда катнашучылар совет чорында яшәгән татар дин әһелләрен зурлап искә алдылар. ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров 1967 елның июнендә “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы булып сайланган һәм шушы вазыйфада 27 ел динебезгә, халкыбызга хезмәт иткән Габделхәбир хәзрәт Яруллин (1905-1994) хакында чыгыш ясады, фотолар күрсәтте. Әлеге чыгышны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 08. Фото:business-gazeta.ru.

Хөрмәтле Габделхак хәзрәт Саматовның якын дин кардәшләренең берсе - Габделхәбир хәзрәт Яруллин. Бу мөхтәрәм шәхес Мәрҗани мәчетендә 1967 елдан 1994 елга кадәр имам булып хезмәт итте. Тиздән “Иман” нәшриятында Габделхәбир хәзрәт турында китап басылачак.

Габделхәбир хәзрәт совет чорының мәшһүр татар дин әһелләренең берсе. Ул 1905 елның 20 августында хәзерге Биектау районы Ямәширмә авылында туа. Габделхәбир хәзрәт балачактан ук Казандагы мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул Галимҗан хәзрәт Баруди җитәкчелегендә гыйлем ала. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ябылгач, Габделхәбир хәзрәт укуын Апанай мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Бу мәдрәсә XVIII гасырның 70 нче елларында барлыкка килә һәм Казан губернасында иң алдынгылардан була.

Апанай мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди , Садри һәм Әхмәдһади Максудилар, Хөсәен Фәезханов, Галиәскәр Камалов, Муса Бигиев, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләр, галимнәр укыган. Габделхәбир хәзрәт мәдрәдән соң туган авылына кайта, 1926 елда имам-хатыйб вазыйфасын башкара. 1927 елда ул Арча районы Кәче авылы мулласы Юныс хәзрәтнең Галия исемле кызына өйләнә. 1928 елда Иршат һәм 1929 елда Мәҗит исемле уллары туа. Алар сабый чакта ук үлә. 1930 елда дингә, имамнарга каршы атеистик көрәш башлана. Габделхәбир хәзрәт имамлыктан китәргә мәҗбүр була. 1932 елда кызы Наилә, 1935 елда улы Фәрит дөньяга килә.

Сугыш елларында Габделхәбир хәзрәт төзелеш батальонында хезмәт итә. 1946 елда демобилизацияләгәннән соң Казанның 11нче номерлы мельзаводында йөкче, 1952 елдан алып 1965 елга кадәр Казанның мебель комбинатында агач эше остасы һәм каравылчы булып эшли.

1967 елның июнендә “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 1968 елның мартында хаҗ гыйбадәтен үти, 1971 елда мөселман делегациясе составында Африка илләрендә була: Мали, Югары Вольта, Того, Нигерияне зиярәт итә. 1970-1971 елларда Ташкентта, 1974 елда Сәмәрканта СССР Мөселманнары конференциясендә катнаша, анда чыгыш ясый. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана.

Габделхәбир хәзрәтнең тәрҗемәи хәленнән күренгәнчә, ул төпле шәригать хөкемен революциягә хәтле эшләгән иң яхшы ике татар мәдрәсәсендә ала һәм ХХ гасырның ахырында имамлык хезмәтен үтәп, буыннар чылбырын тоташтыручы була. Аның аркылы яңа буын татар имамнары халкыбызның илаһият гореф-гадәтләре белән таныша алды.

Габделхәбир хәзрәт “Мәрҗани” мәчетендә 27 ел дәвамында хезмәт итә. Озак еллар эшләве нәтиҗәсендә, Аллаһның рәхмәте белән, күпләргә чын дин әһеле үрнәге белән танышырга мөмкинлек бирде.

Габделхәбир хәзрәт үз гаиләсендә эшен дәвам иттерүчене тәрбияли алган. Аның оныгы Наил хәзрәт Яруллин Бохарадагы “Мир-Гарәп” мәдрәсәсен тәмамлый, Төркиядә һәм Мәдинәдә белемен камилләштерә. Бүгенге көндә ул Казан югары мөселман “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең урынбасары, Татарстан Диния нәзарәтенең президиум әгъзасы.

Габделхәбир хәзрәтне күреп белүчеләр аны хикмәтле, тәкъва имам буларак хәтерлиләр. Аның искиткеч тыныч һәм сабыр, четерекле мәсьәләләрне җиңел аңлатуы нәтиҗәсендә ул имамлык иткән еллар тыныч, шау-шусыз узды. Аның вәкарьлеге, сабыр сөйләме мәхәллә әһелләре күңелендә тынычлык, шәригать хөкемнәрен үтәүгә истикамәт арттырды.

Әлеге чыгыш Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.

Фотосурәттә Габделхәбир Яруллин, Тәлгат Таҗетдин һәм Әхмәтзәки Сафиуллин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе