Согуд Гарәбстаны Корольлеге социологлары һәм психологлары хаҗиларның балалары өчен махсус үзәкләр булдырырга тәкъдим итте

Белгечләр балалар бүлмәләрен Мәккәдә һәм Мина һәм Гарәфә кебек изге урыннарда ачарга тәкъдим итә. Ул чакта хаҗ кылучы ата-аналар балаларын калдырып тора алыр иде.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 01. Фото:ansar.ru

Педагоглар, психологлар һәм социологлар әлеге эш белән аз гына хакка хәйрия оешмалары шөгыльләнә алыр иде дип саный. Бу, үз чиратында, балалы әти-әниләргә хаҗ гыйбадәтен кылуны җиңеләйтәчәк. Балалар да имин торачак. Шулай ук Согуд Гарәбстанындагы хатын-кызлары эш белән тәэмин ителәчәк.

Әлеге хәйрия проектын хуплап, белгечләр балалар үзәкләренең бөтен гигиена һәм куркынычсызлык стандартларына туры килергә, анда балалар өчен белем бирү программалары булырга һәм балалар белән әзерлекле белгечләр эшләргә тиешлеген билгеләп үтте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе