Шәмәрдәндәге Гает бәйрәмендә Флорида татарлары да катнашачак

5 июль, Рамазан гаете көнендә Саба районы Шәмәрдән бистәсенең үзәк мәйданында балалар җыены узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына бәйрәмне оештыручыларның берсе — Шәмәрдәндә туып үскән, хәзерге вакытта АКШның Флорида штатында яшәүче галимә Мәдинә Әбсәләмова хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 22

5 июль, Рамазан гаете көнендә Саба районы Шәмәрдән бистәсенең үзәк мәйданында балалар җыены узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына бәйрәмне оештыручыларның берсе — Шәмәрдәндә туып үскән, хәзерге вакытта АКШның Флорида штатында яшәүче галимә Мәдинә Әбсәләмова хәбәр итте.

Мондый бәйрәм Шәмәрдәндә инде өченче тапкыр оештырылачак. “Рамазан гаетендә балалар өчен бәйрәм ясауны 2014 нче елда башлап җибәрдек. Оештыручылары — мин һәм бертуганым, эшмәкәр апам Энҗе булдык. Беренче елында аны ихатабызда, үз балаларыбыз өчен генә уздырдык. Икенче елында исә башлангычыбыз колач җәя башлады, бәйрәмне оештыруда Шәмәрдән мәчетенә йөрүчеләр дә катнашты — урамда табыннар корып, шарлар белән бизәп, якын-тирәдән 100ләп бала җыеп, бергәләп күңел ачтык. Быел исә безнең инициативага җирле Мәдәният йорты да кушылды, Гаетне үзәк мәйданда уздырырга карар кылынды. Бәйрәмдә быел 200ләп бала катнашыр дип көтелә”, — диде Мәдинә Әбсәләмова.

 

 

Оештыручылар балаларның бәйрәмне инде бүгеннән үк көтүләрен дә билгеләп үтте. 8 яшьлек Йосыф Галимов “Татар-информ” хәбәрчесенә былтыр бәйрәмдә Ихлас сүрәсен укыганын, чүлмәк ватканын, быел да уеннарда катнашырга әзерләнүен сөйләде. Мәдинә Әбсәләмованың кызы, Флоридадан Сабага кунакка кайткан 6 яшьлек Зифа, “пиньята” (кәнфит тулы чүлмәкне вату) уенында катнашырга теләвен әйтте.

 

 

Оештыручылар чараның максаты дип балаларга милли һәм дини тәрбия бирүне атый. “Балалар хәтерендә Рамазан гаете зур һәм күңелле бәйрәм булып уелып калсын дип оештырган эшебез бу. Гает мәчет картларының гына түгел, нәниләрнең да бәйрәме дип кабул итүләрен телибез”, — ди Мәдинә Әбсәләмова. Бәйрәмне алып барачак Гамил Нур да бу фикерне ассызыклый. “Балалар өчен оештырылган милли һәм дини чараларга ихтыяҗ бик зур. Милли уеннар аркылы балаларга татар гореф-гадәтләрен сеңдереп була, бу аларны гаилә кыйммәтләренә күнектерү чарасы да, чөнки бәйрәмгә гаиләләр җыелып киләләр, бергәләп күңел ачалар, аралашалар, шул рәвешле милли мохит тудыралар”, — дип саный Гамил Нур.

Гамил Нур эшләрендә профессионализм ягыннан һәркемгә үрнәк санала, шулай ук заманча технологияләрнең теләсә нинди ситуацияләрдә актив куллана белә. https://vk.com/gamilnur
dsc_8209

 

 

 

 

Шәмәрдәндә балалар өчен оештырылган Гает бәйрәмендә балаларны тәм-том белән сыйлау һәм бүләкләр өләшү дә каралган. Үзәк мәйдан янәшәсендәге балалар мәйданчыгында да күңел ачу чаралары планлаштырыла.

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе