Әсгат Сәфәров: "Татар әдәбияте - мәдәниятнең нигезе"

Милләтара һәм мәдәниятара багланышлар мәсьәләсе Татарстан Язучылар берлеге эшендә төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Бу хакта бүген берлекнең XVIII корылтаенда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде, дип яза Татар-информ. 

БӘЙЛЕ
2016 Июн 16

Милләтара һәм мәдәниятара багланышлар мәсьәләсе Татарстан Язучылар берлеге эшендә төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Бу хакта бүген берлекнең XVIII корылтаенда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде, дип яза Татар-информ. 



Ул корылтайда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Әсгать Сәфәров хакимиятнең барлык структуралары җитәкчеләре катнашуының бу корылтайга зур игътибар бирелүенең язучыларга хөрмәт зурлыгы дәлиле булуын билгеләп узды. "Язучылар иҗаты, һичшиксез, мәдәниятнең нигезе булып тора, ата-бабаларыбыз һәм киләчәк буынның рухи мирасы арасында бәйләп торучы күпер санала. Әдәбият гомумкешелек кыйммәтләрен саклап калырга ярдәм итә", - дип, Әсгать Сәфәров бүген корылтайның бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган елны үткәрелүен билгеләп узды. Ул Тукай иҗатының рухи һәм әхлакый үрнәк булуын, милләтара һәм мәдәниятара багланышлар мәсьәләсенең бүгенге көндә актуаль булуын һәм Язучылар берлеге эшендә аның төп юнәлешләрнең берсе булырга тиешлегенә басым ясады.



"Безнең республикада Язучылар берлеге иҗтимагый әһәмияткә ия оешмаларның берсе булып тора. Сез республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышына позитив өлешегезне кертәсез", - диде Әсгать Сәфәров һәм язучыларның телне саклау, аны үстерүдә зур роль уйнавын әйтте. Ул чыгышын тәмамлап, корылтайда катнашучыларга зур уңышлар теләде. Милли мәдәниятне саклап калуы һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдинов ТРның "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.



ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде. Римма Ратникова аның Язучылар берлеге корылтаен беренчеләрдән булып кайгырта башлаган кешеләрнең берсе булуын әйтте. Ул мәдәният өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте, нәтиҗәле иҗаты өчен, Лерон Хәмидуллинга ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.



ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләрен тапшырды. Әдәбияттагы казанышлары һәм "Тукай белән әңгәмәләр" китабы өчен язучы Зиннур Мансуровка Г.Исхакый исемендәге премия бирелде. Әлеге премия шулай ук милләттәшләребез тормышын сурәтләгән 1999-2000 нче елларда "Аваз" нәшриятында басылган китаплары өчен, вафатыннан соң, Тәуфикъ Әйдигә тапшырылды. Һади Такташ исемендәге премия белән әдәбияттагы казанышлары, "Гәрәбә" китабы, "Казан утлары" журналында дөнья күргән шигырь цикллары өчен язучы Сания Әхмәтҗанова бүләкләнде. Фатыйх Хөсни исемендәге премия әдәбиятттагы казанышлары һәм "Ул яшәргә тиеш иде" китабы өчен язучы Вакыйф Нуруллинга бирелде. Җамал Вәлиди исемендәге премия әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив эшчәнлеге, 2015 нче елда дөнья күргән әдәби тәнкыйть мәкаләләре өчен язучы Айдар Хәлимгә тапшырылды. Әдәбият үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән прозаик һәм тәрҗемәче Рөстәм Сабиров, Маргарита Небольсина бүләкләнде. ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына журналист, язучы Айрат Бикбулатов лаек булды.



http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/06/16/121979/

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе