Россиянең барлык субъектларында да терроризим идеологиясенә каршы максатчан программалар һәм планнар эшләнгән. Башкарма органнарның этно-конфессиональ сәясәт мәсьәләләре буенча бүлекчәләре бар.
Югары ислам уку йортлары базасында мөселман дин әһелләре квалификациясен күтәрү системасы эшләнгән. Имамнарны укыту барышында экстремизмга каршы юнәлешкә аеруча зур игътибар бирелә.
“Якын арада ислам мәгарифе концепциясен раслау көтелә. Бу агымдагы елның 1 сентябренә булыр дип уйлыйбыз”, - диде М.Бабич.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле фикеренчә, дәүләт дини өлкәдә килеп туган проблемаларны системалы хәл итү турында уйларга тиеш, дип хәбәр итә Инфо-ислам.