Элегрәк ул, ике ил арасында мөнәбәтләр начарланганнан алып, Россия һәм Төркия мөселманнары арасындагы мөнәсәбәтләрендәге активлыкның да нык кимүен әйткән иде. Аббясов хәбәр иткәнчә, бу атнада Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил Гайнетдин, Төркиягә барып, республика хакимият вәкилләре белән очрашулар уздырган.
“Китап чыгару һәм башка юнәлешләр буенча булган проектлар Аллаһының рәхмәте илә һәм җайлы, уңайлы шартларда тормышка ашырылыр”, - диде Аббясов.
Аның сүзләренчә, уртак программаларны туктатып тору быел төрек имамнарының Рамазан вакытында намазлар уздыру өчен килә алмавына сәбәп булган. Шулай да Төркия гражданнары Корбан гаетендә катнаша алачак.
Аббясов уртак проектларның хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә икәнлеген карарга кирәклеген әйтте. Шундый проектларның берсе күптомлы “Ислам энциклопедиясе”н рус теленә тәрҗемә итү белән бәйле. “Хәзер аның буенча зур эш алып барыла”, - диде Аббясов.