“Ремонтстройсервис” оешмасы директоры М.Насыйбуллин күрмәүчеләргә: “Сез геройлар”

“Сез - геройлар. Сәламәтлек белән проблемаларыгыз булса да, үзегездә Коръән укырга өйрәнергә көч тапкансыз. Сезгә афәриннән башка сүз юк. Бу эшне дәвам итегез”, - диде бүген Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән очрашуга килгән “Ремонтстройсервис” оешмасы директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 12

Ул, аларның зур тырышлык куеп, Изге китапны өйрәнергә алынуларына сокланып кына калмыйча, якты кояш нурларын күрүдән мәхрүм кешеләрнең күзләре сау-сәламәт кешеләргә үрнәк булып торуын да әйтте. “Коръәндә язылганча, без үлгәнче белем алырга, гел үсештә булырга тиешбез. Монда алган белемнәрне түкми-чәчми өйләрегезгә алып кайтыгыз, тормышта кулланыгыз. Үзегез белем алып, күршеләрегезне өйрәтү генә түгел, Коръән буенча яшәргә дә кирәк. Калган кешеләр дә сездән үрнәк алсын, дин тотучыларның саны артсын”, - диде Миңнегәрәй Насыйбуллин.

Бүген бөтен дөньяда Күз күрү көне билгеләп үтелә. Ул октябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән куелган. Әлеге дата җәмәгатьчелекнең игътибарын күз күрмәү, күз күреме бозылу һәм күзләре күрмәгән кешеләрне тернәкләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан гамәлгә кертелгән.

Бөтендөнья күз күрү көнен уздыруда бу проблемалар белән бәйле төрле оешмалар катнаша. Билгеле булганча, октябрь ае дәвамында “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар уза.

“Ярдәм”дә бер ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча гарәп телендә укырга өйрәнәчәк. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын файдаланып оештырыла.

Ә инде Луи Брайль системасы буенча алты ноктаны җыеп бөтенләй укый белмәүчеләр бу системаны өр-яңадан үзләштерә. Башта хәрефләрне нокталардан тезеп, аннан хәрефләрне язып, үзләре язганны укырга өйрәнәләр курсларга килүчеләр. Алар бер ай дәвамында рус алфавитындагы 33 хәрефне һәм тыныш билгеләрен үзләштерә. Рус алфавитын өйрәнмичә, Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча гарәп телендә укырга тотынып булмый. Бу юлы нәкъ менә дин юлына күптәннән баскан, намаз укый, сурәләрне яттан белгән һәм Коръәнне укырга өйрәнү теләге белән янган дин кардәшләребез шактый булып чыкты.

Моннан тыш фикһ, гакыйдә, сира, намаз укырга өйрәтү буенча да дәресләр булачак. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сиземләвен арттыру буенча махсус дәресләр уздыру күздә тотыла. Бармакларның сиземләве Луи Брайль системасын өйрәнгәндә бик тә кирәк. Махсус дәресләр дигәндә, курска килүчеләрнең көнкүреш һәм гамәли сәнгать дәресләрендә төрле сувенирлар ясавы күз алдында тотыла.

Дин кардәшләребез компьютерда эшләргә, гарәп телен өйрәнергә, тәҗвид кагыйдәләрен ныгытырга да ниятли. Курслар вакытында шулай ук вәгазьләр, сәламәтлек буенча лекцияләр, экскурсияләр һәм мәдәни программа да каралган.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе