Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

«19 декабрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчете конференцияләр залында узган Россия Мөфтиләр шурасы съездында биш елга әлеге шураның рәисен сайладылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мөфти шәйх Равил Гайнетдин бертавыштан Россия Мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланды», - диелә Бу хакта РИА Новости хәбәрендә.
Делегатлар Россия мөселманнары башлыгын югары вазифага билгеләнүе белән котлап, аңа уңышлар һәм алга таба да нәтиҗәле эшләвен теләде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.