Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме - Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты. Тантаналы вәгазьне һәм намазны Казанның Галиев мәчетендә ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.

БӘЙЛЕ
2016 Июл 07

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме - Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты. Тантаналы вәгазьне һәм намазны Казанның Галиев мәчетендә ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.



Вәгазьдә Татарстан мөфтие РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау телеграммаларын укыды. 



Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләгәнчә, быел республика мөселманнары тормышында мөһим вакыйга булды - илдә ислам фәнни-мәгърифәтчелек үзәге булачак Болгар ислам академиясе нигезенә беренче таш салынды. 



ТР мөфтие бүген төнлә Согуд Гарәбстанында булган фаҗигага да игътибар итте. Искәртик, Мәдинәдә теракт нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. Камил хәзрәт Сәмигуллин террористларны җинаятьчеләр дип атады һәм мондый гамәлләр исламга каршы булуын ассызыклады. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе