Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Вәлиулла хәзрәт - хәзерге Россия мөселман өммәтенең иң күренекле шәхесләренең берсе"

"Вәлиулла хәзрәт - татар исламының көзгесе, чөнки ул үзенең китаплары аша өммәтебезне борчыган иң актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Хәзрәт беренчеләрдән булып кадимчелек мирасын яклап чыкты һәм аны асыл ислам кыйммәтләрен саклаучы әһәмиятле чыганак булуын ассызыклый иде. Әбу Мансур әл-Матуридиның китабын да беренче булып бастырды", - диде Р.Мөхәммәтшин.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 12. Фото:dumrt.ru

Бүген Россия ислам институтында "Якупов укулары" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Көз айларында Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман зыялылары белән “Якупов укулары”нда очрашып, танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе, бу дөньядан шәһит булып киткән Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алып, аның күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу күркәм традициягә әверелде. Быел әлеге алтынчы мәртәбә үткәрелә.

Конференция эшендә Вәлиулла хәзрәтнең дуслары, остазлары, укучылары, фикердәшләре катнашты. Арада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты баш киңәшчесе Нияз Хәмзин бар иде.

Конференция Коръән укып, Вәлиулла хәзрәт Якуповның рухына дога кылудан башланды. Мөфти урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, әлеге чараны ачып җибәреп: "Вәлиулла хәзрәт - хәзерге Россия мөселман өммәтенең иң күренекле шәхесләренең берсе. Дин әһелләре арасында аның хәтле китаплар чыгарган кеше юк әле. Хәзрәт оештырган "Иман" нәшриятына караган китапларның саны меңнән артык һәм алар Россиянең төрле тәбәкләрендәге мәчетләрне мөһим әдәбият белән тәэмин итте. Вәлиулла хәзрәт - татар исламының көзгесе, чөнки ул үзенең китаплары аша өммәтебезне борчыган иң актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Хәзрәт беренчеләрдән булып кадимчелек мирасын яклап чыкты һәм аны асыл ислам кыйммәтләрен саклаучы әһәмиятле чыганак булуын ассызыклый иде. Әбу Мансур әл-Матуридиның китабын да беренче булып бастырды", - диде.

Журналистлар белән аралашканда Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Вәлиулла хәзрәтнең сайланма хезмәтләрен яңадан бастыру кирәклегенә басым ясады. Хәзрәт фикеренчә, алар хәзерге дин галимнәре өчен өстәл китабына әверелеп, ислам дөньясында барган катлаулы процессларны аңларга ярдәм итә алачак.

Вәлиулла хәзрәт Якуповның Россия мөселман өммәте үсешенә куйган саллы өлешен мөфти Камил хәзрәт тә билгеләде.

- Изге Коръәндә: “Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар”, - диелгән (Гимран сүрәсе, 169 аять). Вәлиулла хәзрәт бөтен гомерен татар халкында ислам дине кыйммәтләрен тарату һәм үстерүгә багышлады. Моңа хәзрәтнең яшьләр һәм татар интеллигенциясе арасында алып барган киң колачлы эшчәнлеге, шулай ук вакыфлар системасын үстерү, нәшрияткә караган эшләре мисал була ала. Үлеменә бер көн кала, ул Россия ислам институтында ясаган чыгышында татарга дөнья мөселман өммәте үсеше күзлегеннән чыгып бәя биргәндә: "Дөньябыз шактый вөҗдансыз. Ул файда эзләү, яки китерү ихтыяҗларын канәгатьләндерү кыры. Мондый шартларда татар халкы “сәламәт” милләтчелек хисен үстерергә тиеш”, - дип әйтте. Шуңа күрә дә Вәлиулла хәзрәт татарларны диннәрен, туган телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә чакырды.

Камил хәзрәт нәзарәтнең хәзерге күп уңышларында Вәлиулла хәзрәтнең оештыру һәм агарту эшчәнлегенә караган хәзмәт нәтиҗәсе барлыгын да искә төшерде. "Безнең һәм киләчәк буынның максатлары арасында зыялы дин әһеленең, остазның мирасын өйрәнү булырга тиеш дип саныйм", - дип белдерде мөфти хәзрәтләре.

Әлеге фикерләрне ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та күәтләде һәм РИИ шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, аларны Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләре белән, фикерләре белән танышырга өндәде. Ул шулай ук хәзрәткә бәйле хатирәләре белән дә бүлеште. "Бер юлы мина шалтыратып, "Йөз дә бер вәгазь" китабын нәшер итүне ашыктыруны сорады. Китап чыгару өчен кирәкле акчалар да табылды дип хәбәр итте. Сизгән кебек... Икенче көнне ул безнең арабыздан китте... Соңгы көненә кадәр нәшрият эшенә бирелгән иде, үзенең дине һәм милләте өчен янып яшәде", - диде ул.

Сәламләү сүзләреннән соң конференция эшендә катнашучылар ислам теологиясе, урта гомум белем бирү учреждениеләрдә мөселманнарның уку-укыту эшчәнлеген оештыру, мөселман яшьләренең җәмгыятьтәге роле хакында сөйләште һәм классик ислам белемен Россия чынбарлыгына яраклаштыруга бәйле тикшеренүләре белән бүлеште. Чыгышлар белән ТР Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры Ринат Патеев, шул ук үзәкнең баш фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм ислам мәгарифе үсеше ресурс үзәге баш фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина Әл-Әнси һәм башка белгечләр чыгыш ясады дип хәбәр итәләр мөфтияттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе