Җомга мөбарәк булсын! Бала - җәннәт чәчәге (бала тәрбиясе турында вәгазь)

Бөек динебез Ислам карашынча, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле гамәл - балалар булдыру һәм иң саваплы эш - балалар тәрбияләү. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәссәләм: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, - дип әйткән. Шулай ук: “Кеше, өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар”, - дип әйткән.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 07. Фото:islam.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу вәгазь бала тәрбиясе хакында булачак ин шәәә Аллааһ.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

“Ий, мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ул утның утыны - кешеләр һәм ташлардыр! Ул җәһәннәмгә билгеләнгән гәзаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы, гәзаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһуга һич хилафлык кылмаслар, Аллаһудан нинди боерык булса - шуны эшләрләр. (Тәхрим, 12 аять)”.

Динебез мөселман балаларына гаять олы ихтирам вә дәрәҗә бирә. Гаиләнең дәвамы - балалар. Милләтнең киләчәге дә - балаларда. Алар булмаса, милләтнең тамыры өзелә һәм ул Җир йөзеннән югала.

Бөек динебез Ислам карашынча, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле гамәл - балалар булдыру һәм иң саваплы эш - балалар тәрбияләү. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәссәләм: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, - дип әйткән. Шулай ук: “Кеше, өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар”, - дип әйткән.

“Бала - җәннәт чәчәге”

Балалар хәят бакчасындагы гаилә агачлары, куакларының чәчәкләрен һәм җимешләрен тәшкил итәләр. Әти-әни балалар - гаилә бакчасының аллы-гөлле чәчәкләре икәнлеген яхшы белә. Ул чәчәкләрнең исе дә гадәттә җәннәттән килгән Райхан чәчәгенең исе кебек хуш һәм кадерле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәм бу мөбәрәк сүзләре белән нәкъ менә шуны аңлата. Мөхәммәд галәйһиссәләәм оныклары Хәсән һәм Хөсәен турында: “Алар - минем дөньядагы ике гүзәл гөлем, хуш исле чәчәкләрем”, - дия иде.

Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бала турында шундый матур шигыре бар:

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең:

Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас”, - дип әйткән. Кешедә булырга тиешле иң зур байлык - тәрбия һәм әхлак гүзәллеге.

Өченче иң кыйммәтлесе – әдәп дигән;

Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп дигән;

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүче гаҗәп дигән.

Бервакыт мәчеткә бер апа, килеп: “Кызыма 27 яшь булды. Аллаһ аңа акыл бирсен дип дога кылыгыз әле?” – дип, елый-елый үзенең зарын сөйләде. Әлбәттә, без дога кылдык, ләкин 27 яшькә җиткән кызның шунда ук үзгәрүе бик икеле.

Балага кайсы вакыттан тәрбия бирә башларга кирәк соң? Иң элек өйләнешкән яшьләр үзләре дин буенча яшәргә тиеш. Әйберне утыртыр алдыннан башта җирне әзерлибез, казыйбыз, тирес таратабыз, орлыкның чиста, яхшысын утыртабыз, аннары су сибәбез, чүпне утыйбыз, кыскасы, тәрбиялибез бит. Ир белән хатын балаларның әдәпле, әхлаклы, тәртипле, намуслы булуын теләсәләр, иң элек үзләре яхшы булырга тиеш. Алар, үзләрен үрнәк итеп куеп, балаларына яхшы тәрбия бирергә бурычлы. Тәрбия сүзе турында күп сөйлиләр һәм язалар.

Ә нәрсә соң ул тәрбия? Тәрбия ул шәхси үрнәк дигәнне аңлата.

Ата-ананың балаларына карата булган вазыйфалары:

1) Балага Ислам диненә муафыйк булган күркәм исем кушу.

Аллаһ каршында иң матур исем Габд сүзеннән башлана. Мисал өчен: Габдулла, Габдрахман, Габдрахим, Габдессәләм. Аннары Мөхәммәд исеме. Шуннан пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең исемнәре. Һәм татарга хас, күркәм, мәгънәле булган исемнәр. Мисал өчен: Илнур, Азат, Ирек, Булат, Гөлназ, Гөлнур.

Балага иң элек азан ишеттерергә кирәк. Азан укып, баланың уң колагына исем кушабыз. Азан ул мәчеткә чакыру дигәнне аңлата. Балага азанның нинди катнашы булсын соң дигән сорау туарга мөмкин. Кеше гарәп телендә инсан дип тәрҗемә ителә. Инсан сүзе онытучан дигәнне аңлата. Ягъни бу дөньяга килү белән кеше онытыла. Ни өчен яралтылганын, максатын, юлын, нәрсәгә әзерләнүен.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлләм: «Кешеләр йоклыйлар. Һәм аларны үлем уятачак. Үлем килгәнче, уяныгыз!” – дип әйткән. Азан әйтү белән, без: “Йә фәлән, сине бу дөньяга китерүче Аллаһ. Аллаһ сиңа тән, күз, колак, тел, кул-аяк нигъмәтләре бирде. Синең өчен шундый зур дөньяны бар иткән. Синең бәхетең - Ислам динендә, Аллаһның әмерләрен үтәвеңдә”, - дип, баланың исенә төшерәбез.

Аннары, камәт төшереп, баланың сул колагына исем әйтелә. Камәт - намазга басыгыз, хәзер намаз укыйбыз дип аңлатыла. Ә камәтнең балага нинди катнашы булсын? Җеназа намазына азан да, камәт тә әйтелми. Ягъни: “Йә, фәлән, син бу дөньяда кунак кына. Вакытлыча килдең. Җеназа намазына әзерлән!” – дип әйтелә. Азан белән камәт арасы - кеше гомере!

2) Сөннәтләү.

Гадәттә ир баланы 7 көннән соң сөннәткә утыртырга кирәк. Беренчедән, бу Ислам дине символы. Икенчедән, Ибраһим галәйһиссәләәмнең юлына иярү (Ибраһим галәйһиссәләәм 80 яшендә сөннәткә утыртыла). Өченчедән, мөселман булуның билгесе. Дүртенчедән, бу Аллаһ һәм пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәмнең әмерләренә буйсыну. Бишенчедән, табиблар да моны хуплый, чөнки бу - чисталык, пакълык.

3) Хәләл ризык.

Баланы әнисе 2 елга кадәр имезә. Баланы имезгән чакта: “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим”, - дип әйтергә кирәк. Аннары хәләл ризык ашату зарур. Хәләл ризыкның файдасы: ризык чиста була, бәрәкәтле, изге эшләргә көч һәм куәт бирә, Аллаһның ризалыгы, догасы кабул ителә.

4) Дин гыйлеме.

Әлбәттә, балаларыбыз бакчада, мәктәптә, институтта, университетта белем алалар. Әмма аларны иң элек дин гыйлеменә өйрәтергә кирәк. Баланың теле ачыла башлагач, башта “Аллаһ”, “Ләә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүррасуулүллааһ” сүзләренә өйрәтергә хаклыбыз. Аннан бала кызыксынып: “Бу нәрсә, бу каян?» - дип сорый башлагач, Аллаһ турында аңлатырга кирәк. Ул нинди зат? Нәрсә эшли? Бу дөньяны кем бар иткән?

Йөрәк тибә: Аллаһ, Аллаһ!

Тел әйтә: Сүбхәәналлааһ!

Имән бармагы да раслыйдыр: Ләә иләәһә илләллааһ!

Мин тегеләй-болай итәм! - дип.

Сөйләшүләр буш нәрсә!

Бер кемнең хәленнән килми!

Аллаһ ярдәм итмәсә!

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Аналарыгызның аяк астында җәннәт”, - дип әйткән. Әнисенең тәрбиясе сәбәпле, бала җәннәткә яки җәһәннәмгә керергә мөмкин.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

Локман угълын вәгазьләп әйтте: “Ий, улым Аллаһуны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә. Аның тиңдәше юк, мәхлукъны Аллаһ урынына тоту яки Аллаһуның хатыны вә баласы бар, дип игътикад итү, әлбәттә, бик олугъ золымдыр”, - дип.

Локман әйтте: "Ий угълым, әгәр кылган гөнаһың гәрчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер. Аллаһ, әлбәттә, бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдардыр.

Ий угълым, намазларыңны вакытында укыгыл, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугъ нәрсәләрдәндер. Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ үзенә исе китеп мактанып йөрүчеләрне сөймидер. Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышыдыр. (Локман, 13, 15-19 аятьләр).

Әбү Габбәс Абдуллаһ ибн Габбәс (Аллаһ аннан риза булсын) сөйләгән: "Бервакыт мин ат өстендә Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) артында утырганда, ул болай диде: "И бала, мин сиңа берничә  сүз өйрәтәм: Аллаһны исеңдә тот һәм Ул да сине саклаячак. Аллаһны исеңдә тот һәм син аны үз алдыңда күрәчәксең (ягъни, кайда гына булсаң да аның ярдәмен тоячаксың). Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһтан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһка мөрәҗәгать ит. Бел: әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа файдалы эш эшләргә телә¬сәләр, алар сиңа Аллаһ язганны гына китерәчәкләр. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерәчәкләр. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә битләр кипкән инде" (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

5) һөнәргә өйрәтү.

Бөтен пәйгамбәрләр галәйһимүссәләәм нинди дә булса һөнәргә ия булганнар. Нух галәйһиссәләәм балта остасы, Сөләйман галәйһиссәләәм, патша булса да, кәрзин үргән, Давыт галәйһиссәләәм - тимерче, Муса галәйһиссәләәм - көтүче, Мөхәммәд галәйһиссәләәм сәүдә кылган. Баланың нәрсәгә сәләте булса, шуны үстерергә һәм куәтләргә кирәк. Һәр һөнәр кирәкле. Иң мөһиме - җәмгыятькә файдалы булу. Татар халык мәкаләндәгечә "Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм Габдулла ибн Мәсгуд радыйяллааһү ганһү исемле сәхабә белән күрешкәндә, аның кулларында сөяль барлыгын тойды. Шуннан пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлләәм, аның кулларын күтәреп: "Аллаһ һәм Аның расуле Мөхәммәд галәйһиссәләәм менә шундый кулларны ярата”, - дип әйткән.

Бервакыт Гомәр радыйяллааһү ганһү, мәчет эчендә мөселманнарны күргәч, сорады: “Сез нишлисез?” Алар: “Без Аллаһка тапшырдык”, - дип җавап кайтырганнар. Шуннан Гомәр радыйяллааһү ганһү, ачуланып, аларны мәчеттән куып чыгара да: “Сез башта сәбәп кылыгыз, аннары Аллаһка тапшырыгыз!” – дип әйтә. Бу дөнья - сәбәп дөньясы. Кем сәбәптән баш тарта, ул ахмак. Ә кем сәбәпкә таяна, ул Аллаһка ширек кыла.

Бер кеше Аллаһтан изге бала сорый. Өйләнмичә, Аллаһ аңа ничек бала бирсен инде. Кыямәт көне алдыннан Гайсә галәйһиссәләәм, күктән мәчет түбәсенә төшеп, кешеләрдән баскыч алып килүне сораячак. Кешеләр аңа: “Син бит күктән төштен, инде монда күп калмады”, - дип әйтәчәкләр. “Әйе күктән төшү - Аллаһның әмере, ә дөнья сәбәптән тора”, - дип, Гайсә галәйһиссәләәм аларга җавап кайтарачак.

Безнең бөек Габдулла Тукайның бик эчтәлекле һәм мәгънәле шигыре бар:

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,

«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

6) Балигъка ирешкәч, баланы өйләндерү яки кияүгә бирү.

Әлбәттә, монда да әти-әни катнашырга тиеш. Иң элек балага бу эшнең нинди җитди булуын аңлатырга кирәк. Кемгә өйләнергә яки кияүгә чыгуны төптән уйлау зарурлыгын әйтү зарур. Шулай ук кияү яки киленнең нәселен карарга кирәк. Элек җиде буынга кадәр тикшергәннәр.

Әлбәттә, сөйләве яки язуы җиңел. Әмма баланы ничек тәрбияләргә соң? Без 70 ел динсез яшәдек, ә хәзер тиз арада бөтен нәрсәне үзгәртер өчен вакыт кирәк. Иң яхшы корал - ул әлбәттә шәхси үрнәгебез, йомшаклылык, хикмәт, мәрхәмәтлелек. Бер гарәп: “Мине, дүрт почмаклы бүлмәдә тотып, урамда уйнарга рөхсәт итмиләр иде. Мине гел җәһәннәм белән куркыттылар. Гүя минем өчен балачагым җәһәннәм эчендә үткән кебек”, - дип сөйли. Баланы, куркытып, урамга чыгармыйча, кешеләр белән аралаштырмыйча үстерү дөрес тәрбия булмый. Бу, киресенчә, балада дингә нәфрәт кенә уята.

Балага акрынлап, ипләп, җайлап, майлап, яратып кына тәрбия бирергә кирәк. Бала нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген үзе белергә тиеш. Әлбәттә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, институтларда дин өйрәтелми. Ләкин баланы, анда алып бармыйча, өйдә генә бикләп тоту да дөрес түгел.

Бала тәрбияне – иң элек ана карынында булганда, аннары әти-әнидән ала. Ул шундый дөрес тәрбия алса, кайда гына булмасын, туры юлны сайлаячак һәм кешенең начар йогынтысыннан имин булачак. Кеше яхшылыкны гына күрсә, начарлыкның барлыгын белмәячәк тә. Ә инде икесен дә күргәч, ул, акылга таянып, яхшылыкны яманлыктан аерачак һәм начарлыкка каршы тора алачак.

Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен. Аларның игелеген күреп, ике дөньяның рәхәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы, 3 бала атасы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе