
Казандагы “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мөселман мәдрәсәсе шәкертләре быел инде өченче тапкыр өмә уздыра. Бу шимбә көнне өмәгә башка мөселман шәкертләре дә, Татарстан мөфтияте дә, “ТатФорум” хәрәкәте дә кушылачак.
Бу зиратка 31 нче автобуска утырып барырга була. Аннан соң Юл урам урамы буйлап 5 минутлап җәяү барырга һәм зиратның төп капкасы янында җыелырга кирәк.
Пәйгамбәребезнең “Чисталык – иманның яртысы” дигән хәдисе бар. Мөхәммәд пәйгамбәр шулай ук, үлем турында искә төшереп торыр өчен, зиратларга барырга киңәш иткән иткән. Татар халкында “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән гыйбарә яши.