Нәзарәтнең Коръән тәрҗемәләре тагын бер гаджетка кертелде

Бүген, раҗәб аеның 26-нчы көнендә (10-нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга халык арасында зур популярлык казанган “Коръән укучы лампа”ны тәкъдим иттеләр. Интерьерны бизәп һәм яктыртып торучы лампа, башка функцияләр белән беррәттән, Коръән укылышының аудиосын һәм мәгънәләренең төрле телләрдә тәрҗемәләрен тыңларга мөмкинлек бирә.

БӘЙЛЕ
2021 Мар 10

Бүген, раҗәб аеның 26-нчы көнендә (10-нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга халык арасында зур популярлык казанган “Коръән укучы лампа”ны тәкъдим иттеләр. Интерьерны бизәп һәм яктыртып торучы лампа, башка функцияләр белән беррәттән, Коръән укылышының аудиосын һәм мәгънәләренең төрле телләрдә тәрҗемәләрен тыңларга мөмкинлек бирә. Тәфсир алты телдә — гарәпчә, үзбәкчә, төрекчә, фарсыча, татарча һәм русча бирелә. Соңгы мәгънәви аудиотәрҗемәләрне Татарстан Диния Нәзарәте әзерләде һәм гаджетны җитештерүчеләргә аның программасына кертү өчен тапшырды.

Сувенирны мөфти Камил хәзрәткә “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, “Коръән укучы лампа” бренды, “Әминә” кибетенең хуҗасы Булат Нигъмәтҗанов һәм Биектау районы Калинино авылы имамы Айбәк хәзрәт Токтосопиев тәкъдим иттеләр.

Әлеге лампа – Коръән һәм аның мәгънәви тәрҗемәләрен тыңлау, өйрәнү, ятлау буенча файдалы әсбап булып тора. Пульт яки телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә гарәп телендә тулысы белән 18 Коръән укучычыны тыңлап кына калмыйча, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре дә тәкъдим ителә. Татар һәм рус телләрендә аудиотәрҗемәләр нәзарәтнең “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы нигезендә эшләнгән – татар телендә диктор Илдар Кыямов, ә рус телендә Биектау районы Калинино авылы имамы Айбек Токтосопиев укый. Лампа намаз укырга өйрәнүчеләр өчен дә зур мөмкинлекләр бирә: гарәп телендә азан әйтелә, тәкбирдән алып, сүрәләрне укып, намаз тәртипләре аңлатыла, гарәп әлифбасы (кагыйдә нурания), Коръәнне ятлау нигезләре өйрәтелә. Шулай ук лампа гарәп телендә “Сахих Бохари”, “Мөслим”, Имам Нәвавиның “Кырык хәдис” китапларының аудиоверсиясе, “Хиснул-Мөслим” догалар җыентыгы кертелү белән дә аерылып тора. Лампа 8 төскә керә ала, аны ночник итеп куярга була, уңайлылык өчен пульт ярдәмендә таймер функциясеннән файдалану мөмкин. “Коръән укучы лампа” белән файдалану инструкциясе рус телендә бирелә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Коръән укучы лампа” идеясен тормышка ашыру өстендә эшләүче командага Исламның асыл мәгънәләрен җәмгыятьтә таратуга керткән өлешләре өчен үзенең тирән рәхмәтен белдерде, гаджетны югары бәяләде, аның мөселман дөньясында беренчеләрдән булып үз эченә татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен үз эченә кертүен билгеләп үтте. “Коръән укучы лампа”ны киләчәктә Татарстан мөселманнары Корылтае, Казансаммит, Изге Болгар җыены кебек зур вакыйгалар һ.б. кысаларында киң катлам мөселман кардәшләребезгә тәкъдим итәргә киңәш ителде.

Элегрәк, 2020 елда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоязмасы Төркиянең Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты тарафыннан электрон Коръән-каләмгә дә кертелде. Мөселманнар арасында шактый популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнеп һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килеп, аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә. Шулай итеп, Төркиядә чыгарылучы җайланма программасында хәзер Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды. Аятьләрнең мәгънәви тәрҗемәсе танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов тавышы белән әйтелә. Аудиотәрҗемә Диния Нәзарәтенең “Азан” радиосында яздырылып, 40 сәгатьлек аудиоязма булып быел дөньяга чыккан иде. Быел исә Коръәннең Нәзарәт әзерләгән русча һәм татарча мәгънәви тәрҗемәләре бушлай мобиль кушымталар рәвешендә дә чыкты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе