Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итте

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу артуга бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының 2020-нче елның 19-нчы мартыннан 208-нче номерлы карары нигезендә, ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР МДНның Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан түбәндәге өстәмә тәкъдимнәр кабул ителде.

БӘЙЛЕ
2020 Апр 01

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу артуга бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының 2020-нче елның 19-нчы мартыннан 208-нче номерлы карары нигезендә, ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР МДНның Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан түбәндәге өстәмә тәкъдимнәр кабул ителде:

- җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга;

- җомга намазын үткәрми калу мөмкин булмаган очракларда, мәчет хезмәткәрләрен (имам, мөәзин, кизү торучы) җомга үткәрүне оештыру өчен санитар-эпидемиологик чаралар уздыруны мәҗбүр итәргә;

- җомга намазын үткәргәндә сулыш органнарын саклау чараларыннан (медицина битлекләре, тукыма битлекләре, респираторлар, мамык-марля бәйләвечләре һ.б.) файдаланучыларны һәм кул дезинфекциясен башкарган кешеләрне генә кертергә;

- халыкка алдан хәбәр итү һәм төбәк казые рөхсәтен алу шарты белән, мәхәлләләргә җомга намазларын туктатып торуны рөхсәт итәргә;

- кабул ителгән тәкъдимнәр турында ТР МДН структурасына кергән мәчетләр һәм гыйбадәт бүлмәләренә мәгълүмат таратуны оештырырга.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге мәгълүматы нигезендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе