Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Эльмира Зарипова “Ярдәм- Помощь” гомум милли хәйрия фондының күпфункцияле спорт үзәге белән танышып узды. Фонд тарафыннан оештырылган экскурсия барышында министр үзәккә югары бәяләде.
Хәзерге вакытта фонд комплексы территориясендә сәламәтлеге чикләнгән һәм сау-сәламәт булган кешеләр өчен күпфункцияле спорт үзәге төзелеше тәмамлана. Комплекста аз мобильле кешеләр өчен мөмкинлекләр каралган.
Күпфункцияле спорт үзәген 2022 нче елның икенче кварталында ачу планлаштырыла.