Мигъраҗ кичәсе якынлаша. Аны ничек уздырырга? Кайчан ураза тотарга?

Рәҗәп аеның 26 көненнән 27 көненә каршы - Мигъраҗ кичәсе. Милади календаре буенча ул быел 2017 нче елның 23 апрельдән 24 апрельгә каршы кичтә була. Бу кичтә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм, күккә ашып, Раббыбыз Газзә вә Җәллә белән сөйләшкән һәм шул кичтән башлап барча мөэмин-мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз кылынган. Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 22. Фото:tatarmarket.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхамдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олугълау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Рәҗәп аеның 26 көненнән 27 көненә каршы - Мигъраҗ кичәсе. Милади календаре буенча ул быел 2017 нче елның 23 апрельдән 24 апрельгә каршы кичкә туры килә. Бу кичтә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм, күккә ашып, Раббыбыз Газзә вә Җәллә белән сөйләшкән һәм шул кичтән башлап барча мөэмин-мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз кылынган. Бөтен әмерләр (ураза, зәкәт, хаҗ) Җәбраил фәрештә аркылы килде, ә намазны Аллаһы Тәгалә турыдан-туры пәйгамбәргә укырга әмер итте. Бу намазның нинди олы дәрәҗәдә булганын күрсәтә. Шуның өчен пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Намаз - мөэминнең миграҗы”, - дип әйтте.

Мигъраҗ - Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә якынаюның иң югары дәрәҗәседер.

Мигъраҗ - Пәйгамбәребез галәйһиссәләәмнең иң зур могҗизаларының берсе. Могҗиза – пәйгамбәрлекнең шартыдыр. Аллаһы Тәгалә вә пәйгамбәрләргә ышанган кеше могҗизага да ышанадыр.

Мигъраҗ вакыйгасы шулай булган: Һиҗрәттән 19 ай элек Рәҗәб аеның 27сендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм ястү намазыннан соң “Хәрәме Шәриф”, ягъни Кәгъбәнең Хатим дигән урынында ял итә икән. Шулвакыт, Аллаһы Тәгаләнең әмере илә, Җәбраил фәрештә килеп, “шәрхе садыр” итеп, ягъни Пәйгамбәребез галәйһиссәләәмнең күкрәк читлеген ачып, зәм-зәм суы белән юа. Аллаһы Тәгаләнең әмере илә иман вә хикмәт белән тутыра.

Шуннан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм “Бурак” исемле яшен тизлегендә оча торган канатлы атка менә һәм Җәбраил галәйһиссәләәм белән бергә Мәсҗиде Хәрамнан Мәсҗиде Әкъсага китерелә. Аннан Аллаһы Тәгаләнең әмере илә, күккә ашырыла. Исра һәм Мигъраҗ дәвамында Җәбраил галәйһиссәләәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләәмнең юлдашы була (“Исра” сүзе “төнлә сәфәр кылуны” аңлатса, “Мигъраҗ” сүзенең мәгънәсе “күктәге илаһи галәмгә ашу” ашу дигәнне аңлата).

Коръән Кәримдә бу вакыйга турында Раббыбыз Газзә вә Җәллә “Бәни Исраил” сүрәсенең беренче аять-кәримәсе әйтә: ”Сүбехәәнәлләзии әсраа бигабдиһии ләйләм-минәл-мәсҗидил-хәраами иләл мәсҗидил-әкъсалләзии бәәракнәә хәүләһү линүрийәһү мин әәйәәтин. Иннәһүү һүәс-сәмиигүл-бәсыйр”. ( “Үземнең колым Мөхәммәд галәйһиссәләәмне бер кичтә Мәккә шәһәреннән Мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге Мәсҗид Әкъсага йөртеп кайтаручы Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакъ дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кылдык. Мөхәммәд галәйһиссәләәм не шулай кодрәтебез белән йөрттек гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә Аллаһы Тәгалә барча нәрсәне ишетүче вә күрүчедер”.

Ошбу Мигъраҗ вакытында хәтта Җәбраил галәйһиссәләәмгә аяк басарга рөхсәт ителмәгән урыннарга барып җиткән Рәсүлебез галәйһиссәләәм күктәге сәфәрендә җәннәт вә җәһәннәм галәмәтләрен күрүгә ирешә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләәм Мигъраҗда булганда бер нәрсә күрә. Очсыз-кырыйсыз, төбе дә күренмәгән зур бер диңгез икән ул. Һәм шулай ук диңгезнең уртасында агач башындагы кошның авызында кечкенә таш булганын күрә. Пәйгамбәр галәйһиссәләәм Җәбраилдән бу күренешне аңлатып бирүен сорый. "Диңгез - Аллаһның рәхмәте, агач - дөнья, кош - синең өммәтең, ә менә кечкенә таш - аларның гөнаһлары. Ягъни Аллаһның рәхмәте алдында бәндәләрнең гөнаһлары бик кечкенә булып тора", - дип аңлата Җәбраил галәйһиссәләәм.

Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.

Бу кичәне ничек уздырырга кирәк?

Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак. Мигъраҗ кичәсе намазы шушы рәвешчә кылыныр: ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында ике рәкәгатьтә бер сәлам бирү белән 12 рәкәгать намаз кылыныр. Һәр рәкәгатьтә "Фатиха"дан соң сүрә укылыр. Белгән кешеләргә "Исра" сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Сәлам биргәннән соң 100 мәртәбә:

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ

"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр."

(Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), — дип әйтелә. 100 мәртәбә:

اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ

"Әстәгъфируллааһәл-газыйим вә әтүүбү иләйһи."

(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм), — дигәннән соң 100 мәртәбә

اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ

"Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд", — дип, салават әйтелер һәм намаз тәмамланып, дога кылыныр.

Шушы кичәдә тырышып укыган Коръән, кылган догалар, биргән садакалар, укыган намазлар ин шәә Аллааһ кабул булыр.

Шушы Рәҗәб аеның Мигъраҗ кичен барыбызга да каршы алырга, гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешеп, Фирдәвес исемле югары җәннәтләргә ирешергә насыйп булсын. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе