Мәскәүдә беренче тапкыр мәзһәбләрне якынайту буенча бөтендөнья форумы уза

“Ислам бердәмлеге – мөселманнар бердәмлеге: диалог нигезләре” дип аталган җыенга РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәзһәбләрне якынайту буенча ассоциация, Халыкара мөселман форумы секретариаты 18-20 октябрьдә чакыра.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 17. Фото:kazreligiya.kz

Форум эшендә Россия, Иран, Төркия, Европа, БДБ, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка. Көньяк-Көнбатыш Азия илләреннән халыкара дини оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре, иҗтимагый һәм дини Ислам оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Җыенны оештыручылар хәбәр иткәнчә, мөселманнарның рухи бердәмлеге Изге Коръән тарафыннан билгеләнгән фундаменталь кыйммәт булып тора. “Гыймран” сурәсенең 103 нче аятендә: “Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез!” - диелә. “Һиҗринең беренче гасырларыннан башлап без мөселманнар арасында таркаулыкның үсә баруын күрәбез. Бер төркем дин тотучылар башкаларны хәтта мөселманнар дип тә санамый. Ислам дөньясының таркаулыгы мөселманнарның XVIII - XX гасырларда Европа цивилизациясе тарафыннан куелган чакыруларга тиешле җавап таба алмау сәбәпләренең берсе булды. Ул - шулай ук хәзерге вакыттагы интеллектуаль һәм рухи кризисның бер сәбәбе. Бу кризис ДАИШ, «әл-Каида», «Җәбхат ән-Нусра» кебек оешмалар барлыкка килүгә китерде”, - дип хәбәр итә оештыручылар. Мәзһәбләрне якынайту буенча форумда катнашучылар төрле мәзһәбләрдәге уртак нигезне тоемлап табарга омтылачак.

“Бик тирән рухи бердәмлекне ассызыклап, без барысын да бер калыпка салу турында сүз алып бармыйбыз. Ислам байлыгы – андагы фикер, карашлар төрлелегендә. Өммәттәге төрлелек - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ул. Икенче пландагы мәсьәләләр буенча фикер төрлелеге булган очракта да асылдагы бердәмлек турында сүз алып барылуын ассызыкларга кирәк. Форум бурычларының берсе, асыл һәм икенчел мәсьәләләрне ачыклау өчен, Коръәндә бирелгән критерийларны эзләп табу”, - ди оештыручылар.

Форумда “Фәлсәфә һәм теология диалогы”, “Бердәмлек нигезе буларак, Коръән”, “Ислам фикере үсеше мантыйкы: интеграция һәм плюрализм”, “Ихсан (камиллеккә омтылу) – Исламның йөрәге” дигән юнәлешләр буенча фикер алышу көтелә.

dumrf.ru материаллары буенча Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе