Мөселман юристы түләүсез ярдәм итә

Пәйгамбәребез хәдисләрендә мөселманнарның бер-берсенә булышырга тиешлеге, ярдәмчел булулары хакында күп тапкырлар кабатлана. “Мөэмин-мөэмингә бер бина кебек, бер-берен тотар. Мөэмин – мөэминнең карендәше. Исән вакытында тормыш өчен кирәк-яракны хәзерләргә ярдәм итәр”, - диелә хәдисләрдә.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 10. Фото: islamrb.ru

Әлеге хәдисләрне истә тотып, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе ТР МДН ярдәмендә 13 октябрьдә кабул итү көне уздыра. Бу көнне сәгать кичке биштән җидегә кадәр Руслан (Мостафа) Нагиев түләүсез кабул итә һәм сорауларга җавап бирәчәк. 8 (917) 398-06-03 телефонына алдан шалтыратып язылу сорала, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Кабул итү урыны: Тукай урамы, 3.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе