Мәликә ханым Гыйльметдинова: Сәламәтлеге нинди булуга карамастан, теләге булган һәркем Коръән укырга өйрәнә алсын һәм тормышка ышанычы уянсын”

Бөтен Россиядә Ак таяк айлыгы барган вакытта кояшлы Ингушетиядә беренче тапкыр күрмәүче хатын-кызлар арасында “Йөрәкләрне яктыртучы” дип аталган Изге Коръән бәйгесе узды. Бу чара мөслимәләр арасында тәүге тапкыр узуы белән генә тарихка кереп калмас, иң мөһиме – кояш нурларын күрүдән мәхрүм булган гүзәл затларның дөньяга чыгуына, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек туу белән истә калыр.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 23. Фото:Римма Гатина

Әлеге Коръән бәйгесе Ингушетия Республикасы оешуга 25 ел тулуга багышлап оештырылган иде. Күрмәүчеләр өчен “Интеграция” белем бирү үзәге инициативасы белән хатын-кызларның “Ираз” иҗтимагый оешмасы, Халыкара ислам миссиясе һәм Ингушетия Республикасы Башлыгы карамагындагы Дин эшләре буенча идарә белән берлектә чын мәгънәсендә Коръән бәйрәме бүләк итте.

Әлеге бәйгедә Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге шәкерте, 16 яшьлек Мәдинә Миркамилова җиңү яулап, республика башлыгы Юнысбәк Евкуровтан хаҗга юллама белән бүләкләнде. Мәдинә 12 яшендә бер ел эчендә “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә Коръәнне Брайль системасы буенча өйрәнеп, Коръән-хафиз булуга ирешкән. Кайсы гына сурәне яттан сөйләп бирүне сорасаң да, ул аны ялт итеп сөйләп тә бирә. Ингушетиягә аны остазы, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова озата барды.

Билгеле булганча, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге - Коръәнне Брайль системасы буенча өйрәтүдә бөтен Бәйсез дәүләтләр бердәмлегендә бердәнбер. Ингушетиядә күрмәүче мөслимәләр арасында узган бу бәйгедә дә кайчандыр “Ярдәм”дә Изге китап серләренә төшенгән дин кардәшләребез бар иде. Чечнядан Мәдинә Кадыйрова белән Дагыстаннан Әминә Кункуева “Ярдәм” дә белем алган вакытларны әле дә сагынып искә төшерә.

Шуңа күрә Изге Коръән бәйгесендә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең күрмәүчеләрне Коръәнгә өйрәтүдәге эшчәнлеге югары дәрәҗәдә билгеләп үтелү дә бик урынлы булды. Укучыларының уңышын күреп, Мәликә ханым да шатланды. Укучыларыбыз өчен горурланып утырдык. "Йөрәкләрне яктыртучы" бәйгесе чын мәгънәсендә "Ярдәм" рухы белән сугарылган иде. Мәликә ханым Гыйльметдинова мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләүдә һәм аларга тормыш мәгънәсен табарга булышудагы эшчәнлеге өчен, хатын-кызларның “Ираз” иҗтимагый оешмасы һәм күрмәүчеләр өчен “Интеграция” белем бирү үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәликә ханым, Коръән уку бәйгесендә катнашучыларны сәламләп һәм әлеге күркәм чарага чакыруларына рәхмәт әйтеп: “Барыбызның да бурычы – мөселманнарны Коръән укуга тарту. Сәламәтлеге нинди булуга карамастан, теләге булган һәркем Коръән укырга өйрәнә алсын һәм тормышка ышанычы уянсын”, - диде. Бу сүзләрдән соң Мәликә ханымның алкышларга күмелде. “Менә инде берничә гасыр буена Изге Коръән миллионлаган мөселманның өстәл китабы һәм тугры дусты булып тора. Коръәнне уку һәм өйрәнү бик мөһим, чөнки ул – Аллаһы Тәгаләнең сүзе”, - диде Мәликә ханым, бәйгедә катнашучы кызларга уңышлар теләп.

Ә инде мөслимәләрне котларга килгән Ингушетия хакимияте вәкилләре әлеге бәйгене оештыручыларның күрмәүчеләрне Коръәнгә өйрәтүгә һәм яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Алар фикеренчә, Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнү ун тапкыр авыррак. “Сез караңгылыкны җиңдегез”, - диделәр алар, күрмәүчеләрнең батырлыгын бәяләп һәм әлеге бәйгенең игелек орлыкларын чәчүен әйтеп.

Ә күрмәүчеләр үз чиратында үзләренә зур игътибар биргәннәренә сөенде. Бу бәйгедә катнашып, алар дөньяга чыкты һәм сәләтләрен күрсәтә алды. Хаҗга юлламалар тапшырганда, хакимият вәкилләре Изге Коръән бәйгесендә катнашкан кызларга шундый җылы бәйрәм бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Хаҗ вакытында барыбыз өчен дога кылуларын сорады.

Әлеге бәйге рухи кыйммәтләрне пропагандалау, күрмәүчеләргә теләктәшлек күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Һәм ул максатына иреште дә кебек. Коръән бәйрәмен оештыручыларның ниятләре изге: мондый чараларны даими, кешеләрне күбрәк җәлеп итеп уздырырга уйлыйлар. Иншаллаһ!

Конкурстан бераз гына читкә китеп, шунысын да әйтү зарур: Ингушетиядә, бу очракта Магас шәһәрендә, күрмәүчеләрне Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәтә торган берничә оешма эшли. Алар икесе дә күрмәүче мөселманнар белән эшләүче “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге тәҗрибәсен истә тотып төзелгән. Күрмәүче гражданнар өчен “Интеграция” белем бирү үзәге һәм күрмәүчеләр өчен “Әр-рахим” мәдрәсәсе җитәкчеләре үз вакытында “Ярдәм”дә белем өстәгән.

“Интеграция” белем бирү үзәге җитәкчесе Макка Томова күрмәүчеләр өчен беренче ингуш алфавиты төзегән кеше. Бүгенге көндә кояш нурын күрүдән мәхрүм балалар белән эшли. Киләчәккә планнары зурдан. Конкурста катнашып, кыйммәтле бүләкләр алган Хамчиева Милана беләнТимурзиева Ася дә әлеге үзәктә шөгыльләнә. Мәдрәсә җитәкчеләре Ислам Костоев белән Хаваш Оздоев та – Мәликә ханым Гыйльметдинованың шәкертләре, хәзер үзләре ир-атларны Брайль нигезендә Коръән укырга өйрәтә.

Ингушетиядә булган вакытта без, мәдрәсәдә кунакта булып, инде аларның шәкертләренең, бөтен шартын китереп, Коръән укуларын тыңлап, хозурланып кайттык. Ислам Костоев белән Хаваш Оздоев исә Мәликә ханымга Коръән укырга өйрәткән һәм яшәү мәгънәсенә төшеренергә ярдәм иткән өчен рәхмәтләрен әйтте. Аларның да шәкертләре “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә укырга килергә теләк белдерде.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе