Мәликә ханым Гыйльметдинова: "Белем алырга җибәрер өчен, Аллаһы Тәгалә сезне меңләгән кеше арасыннан сайлап ала"

Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме – икесен дә тигез күреп, мөселман кеше икесен дә өйрәнергә тиеш. Бу хакта безгә Изге Коръән аятьләре һәм хәдисләр дә сөйли.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 09. Фото:Данис Касыймов

Бүген Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең курслары ачылышында әлеге үзәкнең җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова да гыйлем алырга беркайчан да соң булмавын, бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга кирәклеген билгеләп үтте."Белем алырга җибәрер өчен, Аллаһы Тәгалә сезне меңләгән кеше арасыннан сайлап ала", - диде ул.

Бу юлы, Коръән укып, яктылыкка омтылучыларның саны илледән артып китә. Гадәттәгечә Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Екатеринбургтан мөселманнар күп. Шулай ук Чувашиядән, Ставрополь крае, Богорыслан, Самара, Свердловск, Ульяновск, Магнитогорск якларыннан белем эстәргә килүчеләр шактый. Курсларга тернәкләнү узу өчен Дагестан, Чечня кебек мөселман республикаларыннан килүчеләр даими булып тора. Аларның күпчелеге инде шактый олы яшьтә. Сөекле пәйгамбәребезнең «Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез» дигән сүзләре безнең шәкертләргә бик тә туры килә. Ә белем алу өчен, биредә барлык шартлар да бар.

“Ярдәм”дә бер ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча гарәп телендә укырга өйрәнәчәк. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын файдаланып оештырыла.

Ә инде Луи Брайль системасы буенча алты ноктаны җыеп бөтенләй укый белмәүчеләр бу системаны өр-яңадан үзләштерә. Башта хәрефләрне нокталардан тезеп, аннан хәрефләрне язып, үзләре язганны укырга өйрәнәләр курсларга килүчеләр. Алар бер ай дәвамында рус алфавитындагы 33 хәрефне һәм тыныш билгеләрен үзләштерә. Рус алфавитын өйрәнмичә, Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча гарәп телендә укырга тотынып булмый. Бу юлы нәкъ менә дин юлына күптәннән баскан, намаз укый, сурәләрне яттан белгән һәм Коръәнне укырга өйрәнү теләге белән янган дин кардәшләребез шактый булып чыкты.

Моннан тыш фикһ, гакыйдә, сира, намаза укырга өйрәтү буенча да дәресләр булачак. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сиземләвен арттыру буенча махсус дәресләр уздыру күздә тотыла. Бармакларның сиземләве Луи Брайль системасын өйрәнгәндә бик тә кирәк. Махсус дәресләр дигәндә, курска килүчеләрнең көнкүреш һәм гамәли сәнгать дәресләрендә төрле сувенирлар ясавы күз алдында тотыла.

Дин кардәшләребез компьютерда эшләргә, гарәп телен өйрәнергә, тәҗвид кагыйдәләрен ныгытырга да ниятли. Курслар вакытында шулай ук вәгазьләр, сәламәтлек буенча лекцияләр, экскурсияләр һәм мәдәни программа да каралган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе