28 октябрьдә, кояш баю белән, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд туган ай - Рабигуль-әүвәл ае башланды. Билгеле булганча, Рабигуль-әүвәл аен халыкта Мәүлид ае дип атап йөртәләр.
"Мәүлид" сүзе гарәпчәдән - "туу", “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12нә каршы кичендә дөньяга килгән. Без – мөселманнар - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үрнәгенә ияреп, сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез
Мөхәммәд пәйгамбәр 201 асыл сыйфатка ия булган. “Һәр мөселман Пәйгамбәребезгә хас булган асыл сыйфатлар турында уйланырга тиеш. Ул рәхимле һәм шәфкатьле иде, тәненә таш атучыга да, битенә төкерүчегә дә мәрхәмәте белән карый иде”, - дип, дин әһелләре мөселманнарны ата-аналарына, балаларына, юлдагы мосафирларга карата рәхимле булырга чакыра.
Рабигуль-әүвәл ае буена "Ярдәм" мәчетендә ястү намазы алдыннан егерме минут дәвамында сөекле Пәйгамбәребезнең тормыш юлына багышланган дәресләр уздырыла. Лекцияләрне "Ярдәм" мәчете имамнары алып бара.