Мөфти Татарстанның барлык төзәтү колонияләрен йөреп чыкты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара.

БӘЙЛЕ
2019 Янв 03

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Менделеевск шәһәренә сәфәр кылды. Эш сәфәре кысаларында ул Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев белән очрашты. Очрашуда сүз райондагы дини вәзгыять, Үзәк мәчетне төзекләндерү турында барды.

Әмма сәфәрнең төп сәбәбе булып районда урнашкан 10 нчы номерлы төзәтү колониясен күреп кайту иде. Шул рәвешле, Камил хәзрәт агымдагы ел дәвамында Татарстанда эшләп килүче 9 төзәтү учреждениеләре белән танышып, аларның эшчәнлекләрен мөфтият күзлегеннән чыгып бәяләде.

10 нчы төзәтү колониясендә мөфти хәзрәт тоткыннар белән очрашты. Аны биредә мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм әлеге колония белән даими элемтәдә торучы имам Илгизәр хәзрәт Талипов озатып йөрделәр. Иң элек республика мөселманнары башлыгы тоткыннарга тудырылган шартлар белән кызыксынды, мәчеттәге дини әдәбият фонды белән танышты, ашханәне, мунчаны, китапханәне карады.

Бер сәгатьтән артык дәвам иткән очрашу барышында Камил хәзрәт, күркәм гадәт буенча, тоткыннарга рухи-тәрбияви вәгазь сөйләде, Корьән аятләрен җиткерде, аерым алганда, “Әл-Кәһф” сүрәсенең 110 нчы аятенә аңлатма бирде, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде. Җәзага тартылган мөселманнарны күбрәк намаз уку, Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итү һәм тәүбә кылу тәртипләре, гөнаһлардан арыну, Хәнәфи мәзһәбе һәм аның әһәмияте, мәчетне яңа дини әдәбият белән баету кебек сораулар борчыды. Алар Камил хәзрәт Сәмигуллиның “Һәркем Коръән-хафиз була ала” дигән китабын укып, күп нәрсәгә өйрәнүләрен билгеләп узды. Мөфти иректән мәхрүм ителгән дин кардәшләребезне мөмкин кадәр ешрак дога кылырга, Коръән укырга һәм тәүбә итәргә өндәде.

Источник фотографии: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча

Колониядәге “Тәүбә” мәчетенә даими рәвештә 25 ләп мөселман йөри. Биредә алар намаз, Коръән укый. Илгизәр хәзрәт Талипов атнасына ике тапкыр колониядәге тоткыннар белән очраша, аларга вәгазьләр сөйли, рухи әңгәмәләр алып бара.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хузур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе