Мөфти Равил Гайнетдиннең динне таратуга һәм остазлыгына 30 еллык уңаеннан альбом-календарь чыкты

Һиҗри буенча яңа мөселман 1439 ел башланыр алдыннан (2017 елның 21 нче сентябре) “Мәдинә” нәшрият йорты “Россия дәүләте мөфтиләре: империядән федерациягә” дигән мөселман альбом-календарен чыгарды.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 14. Фото:dumrf.ru

Анда XVIII гасыр ахырыннан XXI гасыр башына кадәр Россия мөселман әһелләре-мөфтиләренең портретлары бирелгән. Әлеге галереянең нигезен Оренбургское магометанское духовное собрание мөфтиләре портретлары тәшкил итә. “Мәдинә” нәшрият йорты заказы буенча мөфтиләрнең сурәтләрен Казан рәссамы Рөстәм Хуҗин ясаган.

Проект җәмәгатьчелек игътибарын Россия мөфтиләре шәхесләренә юнәлдерүне максат итеп куя. Аларның эшчәнлеге турыдан-туры мөселманнарның дини тормышы, мәхәлләләрнең яшәеше, ун меңләгән имам эшчәнлеге, иксез-чиксез Россия дәүләте киңлекләрендәге йөзләгән уку йортлары белән бәйләнгән. Галерея геройлары язмышларында (Аллаһка шөкер, аларның икесе бүгенге көндә дә эшләп торалар) Россиядә берничә гасырларга сузылган ислам тарихы, аның уңышлар һәм фаҗигаләре, - дип хәбәр итә “Мәдинә” медиа-холдингы баш мөхәррире һәм альбом-календарь проекты авторы Дамир Мөхетдинов . – Кызганычка каршы, киң җәмәгатьчелек мөфтиләрнең тормыш юлы, рухи батырлыгы һәм ислам үсеше, рухиятне торгызуга керткән бәяләп бетергесез өлеше турында бик аз белә. Безнең проект бу бушлыкны тутыру һәм киң җәмәгатьчелеккә мөфтиләребез хезмәт иткән һәм хезмәт итүче идеалларны җиткерү юлында бер адым булып тора”.

Календарьның үзенчәлеге булып һиҗри буенча ел исәбен бирү һәм аны милади буенча даталарга туры китерү, мөселманнарның барлык бәйрәмнәрен һәм тарихи истәлекле көннәрне күрсәтү тора. Мөфтиләрнең портретларыннан тыш аларның һәркайсының биографиясе, диния нәзарәтләре системасы оешу тарихы китерелә.

“Мәдинә” нәшрият йорты “Россия дәүләте мөфтиләре: империядән федерациягә” дигән мөселман альбом-календарен мөфти шәйх Равил Гайнетдиннең динне таратуга һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетендә остазлыгына 30 еллык уңаеннан чыгарды (1987–2017).

РФ мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе