
Татарстан республикасы Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы” исеме белән билгеле булган закон проектын ашыгып һәм уйланмыйча кабул ителгән документ дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына белдерде.
Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая әзерләгән закон проекты дини биналардан тыш урыннарда дини эшчәнлек алып баруны тыя.
Канун террористларга һәм традицион булмаган юнәлешләргә каршы кабул ителгән, әмма аларга бу тыюлар зыян салмаячак, чөнки алар инде күптән үз эшчәнлекләрен Интернетта алып баралар, дип саный мөфти. Закон традицион исламга һәм традицион дин әһелләренә комачаулаячак.
«Мәсәлән, исем кушу йоласын алыйк. Ул өйдә үткәрелә. Никах, гадәт буенча, кунакларны чакырып, килен йортында үткәрелә. Бу дини йола, аны башкача атап булмый. Өчесе, җидесе үткәрелгән мәҗлесләр барысы да өйдә уза. Болар барысы да дини чаралар, чөнки анда Коръән укыла һәм вәгазь сөйләнә. Бу канун буенча, кунаклар чакырып ифтар уздырган кешегә дә дәгъва белдереп булачак”, - дип саный Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфти фикеренчә, бу канун, киресенчә, традицион булмаган юнәлештәгеләргә уңай булырга мөмкин, чөнки алар традицион исламдагы кайбер гореф-гадәтләргә каршы киләләр. Мәчетләргә килгәндә, андагы вәгазьләр барысы да Диния назәрәте тарафыннан расланган стандартлар буенча укыла.
Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, бу документ ашыгып һәм уйланмыйча әзерләнгән. «Әгәр миңа туганнар килсә, нишләргә? Мәчеткә китәргәме? Әгәр мәчетләр җитмәсә? Яки без юлда булсак? Без бит көненә биш тапкыр намаз укырга тиеш. Кайвакыт без заправкаларда тәһарәт алып, намаз укыйбыз, ә бит мәчетләр бөтен җирдә дә юк. Бу канун безгә комачау итәчәк. Бу мөселманнарның хокукларын кысу һәм аларны кимсету. Бу бөтенләй уйланмыйча кабул ителгән карар. Үз карарлары турында кабат уйланырга кирәк», - дип саный мөфти.
Тагын бер мисал итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин "Kazan-arena" стадионында үткән республика ифтарын күрсәтте һәм республикада 10 мең мөселманны җыеп һәм ашатып булырлык мәчет юклыгын искәртте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, башка төбәкләрдәге коллегалары, шулай ук гади мөселманнар да бу уңайдан борчуларын белдерәләр. Татарстан Диния назәрәте бу законга кагылышлы хатлар һәм белдерү әзерли. «Бу законда уңай бер генә әйбер дә юк. Бу канун безнең күп кенә дини гореф-гадәтләребезне сорау астына куя. Хәтта мәетне күмүгә кадәр тыюга китерергә мөмкин – җеназа намазы зират янында да укыла. Әгәр болар барысы да тыела икән, мин нәрсә дип әйтергә дә белмим һәм алга таба ни буласын да күзаллый алмыйм», - диде мөфти.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/06/29/122500/