Мәдрәсәләрдә читтән торып белем алучы шәкертләр өчен укулар башланды

Татарстан мәдрәсәләрендә читтән торып уку бүлекләрендә белем алучы шәкертләр өчен укулар башланып китте. Мисал өчен, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә алтмыштан артык шәкерт арасында Татарстан, Чувашстан, Башкортостан, Мари Эл Республикаларыннан, Ульяновск, Киров, Ставрополь, Липецк, Түбән Новгород өлкәләреннән килеп укучылар бар. Аларның күбесе үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин булып хезмәт итәләр.

БӘЙЛЕ
2018 Янв 09. Фото:dumrt.ru

Укулар вакытында алар белән күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең танылган шәхесләре бик теләп очраша. Узган атнада алар алдында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, татар галимнәре Наил Таиров һәм Марсель Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов чыгыш ясады. Җомга көнне читтән торып укучы шәкертләр белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин очрашты. Шәкертләр белән әңгәмә корды, сорауларга җавап бирде һәм мәчеттә җомга намазын укытты.

8 нче гыйнвар көнне очрашуга Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин килде. Ул студентларга Болгар ислам академиясе эшчәнлеге, мөселман мәгариф системасындагы проблемалар, хәләл ризык җитештерү өлкәсендә техник комитет ирешкән уңышлар турында сөйләде. Ректор шулай ук кадимчелек һәм җәдитчелек мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде, гамәлдәге укыту стандартлары белән таныштырды.

Көндезге уку бүлегендә белем алучы шәкертләр исә хәзерге вакытта туган якларында практика үтә дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе