Мәдинәдә узачак Дөнья халыклары фестивалендә Россия мөселман әдәбиятын ТР мөфтияте басмалары тәкъдим итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте басмалары Мәдинә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) Студентларның Дөнья халыклары фестивале кысаларында оештырылачак күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Әлеге фестиваль, Мәдинә ислам университеты тарафыннан, вуз студентларының рухи һәм мәдәни үсеше өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан, уздырыла. Студентларның һәркайсы үз халкының мәдәнияте һәм милли традицияләре турында сөйләячәк. Хәзерге вакытта университетта дөньяның 70тән артык иленнән барлыгы егерме меңгә якын студент белем ала.

БӘЙЛЕ
2019 Фев 03

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте басмалары Мәдинә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) Студентларның Дөнья халыклары фестивале кысаларында оештырылачак күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Әлеге фестиваль, Мәдинә ислам университеты тарафыннан вуз студентларының рухи һәм мәдәни үсеше өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан уздырыла. Студентларның һәркайсы үз халкының мәдәнияте һәм милли традицияләре турында сөйләячәк. Хәзерге вакытта университетта дөньяның 70тән артык иленнән барлыгы егерме меңгә якын студент белем ала.

Россия, шулай ук татарларның бай мәдәнияте белән фестивальдә Мәдинә ислам университетында белем алучы Татарстан егете Илдар Хәмидуллин таныштырачак. Күргәзмәдә ул Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан бастырылган мөселман әдәбиятын – барлыгы 20ләп исемдәге китап, шул исәптән, Мәрҗаниның алты томлык җыентыгын, Коръәннең берничә басмасын, Матуридиның “Китаб ат-Таухид”ын һ.б.ны тәкъдим итәчәк.

Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Күргәзмә 27 февральдән 9 мартка кадәр эшләячәк.

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалу өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге эшчәнлек “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөселманнарның аң-белемен күтәрү, милли мәдәниятне, традицияләрне, өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак, китап укуга кызыксынуны арттыру максаты белән, 2018 елда нәшриятта барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 212 932 данәне тәшкил итте. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрне тәшкил итә һәм Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләреннән тора.

Мөфтият һәм “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлегенең тагын бер мөһим эш юнәлеше булып дәреслекләр һәм уку-укыту басмалары нәшер итү тора. Узган елда мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен 21 уку һәм методик әсбап, киң катлам укучылар өчен исламның хакыйкый традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар нәшер ителде. Шунысы әһәмиятле, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аерым игътибарны ислам динендә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтә. Алар өчен “Хузур” нәшрияты фикъһе, гакыйдә, сира һәм башка фәннәргә караган китаплар әзерләп дөньяга чыгарды. Мисал өчен, быел «Ислам в 75 уроках», «Ислам дине нигезләре», «Расскажи мне об Исламе», «Ислам турында сөйләшик», «Сорок основных хадисов ханафитского мазхаба о вопросах поклонения» һәм башка татар һәм рус телләрендә китаплар нәшер ителде. 2018 елда бастырылганнар рәтенә шулай ук ислам тарихы буенча хезмәтләр һәм сүзлекләр керә.

Татар халкының бай дини мирасын саклау, мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, шулай ук Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан, мөфтият тарафыннан Darul-Kutub.com электрон китапханәсе дә актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай йөкләтү дә мөмкин. 2018 елда китапханә фонды сизелерлек дәрәҗәдә баетылды һәм 854 китапны тәшкил итте, араларында сирәк һәм борынгы китаплар да бар.

Шунысы әһәмиятле: нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте экспертлары белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Бу, үз чиратында, дини әдәбият базарына тикшерелгән һәм идеологик яктан куркынычсыз дини хезмәтләр чыгару мөмкинлеген бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе