Укучыларның кышкы каникулы вакытында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләрендә оештырылган рухи-сәламәтләндерү курслары 100дән артык баланы җыйды. “Ярдәм”, “Бишбалта” һәм “Мәүлид” мәчетләрендәге курсларда ир һәм кыз балалар Ислам дине нигезләре буенча белемнәрен арттырып кына калмады, шулай ук сәламәтлеген дә ныгытты - спорт белән дә шөгыльләнде, саф һавада хәрәкәтле уеннар да уйнады.
Балаларның иҗади куәсен үстерү максатыннан, алар арасында иҗади бәйгеләр дә уздырылды. Мәсәлән, “Мәүлид” мәчетендә рәсем бәйгесе үтте. Балалар мондый курсларга бик теләп йөри, бик канәгатьләр. Ә ата-аналар гомумкешелек кыйммәтләренә якынайта торган мондый чараларны көтеп ала.