Корбан чалучы кеше, хайванның каны җиргә тамганчы, Аллаһ каршында олы дәрәҗәгә ирешкән булыр (ВӘГАЗЬ)

Әгүүзүбилләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәниррахиим. Әльхәмдулилләәһи раббиль гааләмиин. Вәс- саләәту вәссәләәму галәә расуулилләәһ. Әссәләәму галәйкум уа рахмәтуллааһи ва бәракәтүһ. Барча мактау һәм олуглау Аллаһка булсын. Пәйгамбәр Мөхәммәд салляллаһу галяйһи уа сәлләмгә чын күңелдән салаватлар булсын.

БӘЙЛЕ
2022 Июл 04

Бүгенге вәгазь - корбан хакында. Корбан сүзе ул якынаю һәм якын булуны белгертә. Ягъни безнең максат – Аллаһның ризалыгына ирешү. Чөнки Аллаһ безнең чалган корбаннарыбызга һич мохтаҗ түгел. Тәгалә әйтә: “Чалган дөяләрегезнең итләре дә, каннары да Миңа ашмый; сездән Миңа тәкъвалык вә изге гамәлләр, әлбәттә, ашачак!.. Аллаһ бит дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сез, туры юлга күнеп, Аллаһуны зурлап тәкъбирләр әйтсен өчен! Ул (Аллаһ) яхшы ниятләре, сүзләре, гамәлләре белән, башка бәндәләргә дә хакыйкатьнең асылын ачып, аларны, иманлы итеп, дөрес юлга төшәргә ярдәмләшүчеләрне, әлбәттә, җәннәт белән шатландыр!” (Хаҗ сурәсе, 37 аять).

Әйе, дөрестән дә без, корбан чалып, Аллаһка нык якынаябыз! Ә бу изге эшне үтәү өчен, иң беренче итеп без корбанлыкка сарык яки тәкә сатып алабыз. Икенчедән, корбанлыкны, 3 өлешкә бүлеп, бер өлешен мескеннәргә, фәкыйрьләргә тапшырабыз, икенче өлешенә, өйгә кешеләр чакырып сыйлыйбыз, өченче өлеше гаиләбезгә кала. Бу күркәм гамәлләрнең төбендә фәкыйрьләрне шатландыру, туганнарыбыз, күршеләребез арасын ныгыту һәм гаиләдә үзара аңлашып, тату, тыныч яшәүгә, кыскасы, һәр җәһәттән имин, сәламәт яшәүгә омтылыш ята!

Миллионлаган кеше корбан чала. Бу йола нилектән, кайдан килеп чыккан? Аның сәясәте нәрсәне күз алдында тота, куйган максаты белән ул кемнәргә хезмәт итә? Бу сорауның җавабы мондый: бу йола Ибраһим галәйһиссәләм заманыннан килә. Аллаһ, Ибраһим галәйһиссәләмне сынап, аңа улы Исмәгыйльне корбан итеп китерергә куша. Ибраһим галәйһиссәләм, билгеле ки, Аллаһның әмеренә тиз күнә, буйсына! Аллаһ әйтә: “Без аңа Исмагыйль урынына корбан итәргә - бугазларга - җәннәттән бер зур тәкә бирдек,” – ди. (Саффат сурәсе, 107 аять).

Пәйгамбәр Мөхәммәд салляллаһу галяйһиссәләм: “Корбан - ул безнең әти Ибраһим галәйһиссәләмнең сөннәте”, - дип әйтте.

Аллаһ әйтә: “Раббың риза булсын: намаз укы һәм ятимнәрне, фәкыйрьләрне ашат: корбан чал!” (Кәүсәр сурәсе, 3 аять). Корбан чалу (дини йола) 3 төрле: 1) ваҗип, ягъни насыйбы булган кеше чалырга тиеш; 2) гакыйка, ягъни ир бала туса, 2 сарык, кыз бала туса, 1 сарык чалырга кирәк; 3) нәзер, ягъни берәү эшем уңышлы булсын дип Аллаһка нәзер әйтсә.

Корбан чалуның фазыйләте:

Адәм балаларының Корбан бәйрәмендә Аллаһ каршында иң саваплы гамәлләрдән саналганы - терлекне корбанга китерү. Чөнки Кыямәт көнендә - чалган корбан үз мөгезе, йоны, тоягы белән килер. Аны чалучы кеше хайванның каны җиргә тамганчы Аллаһ каршында олы дәрәҗәгә ирешкән булыр, шуның өчен, сез моңа шатланыгыз. (Бу хәдис Әбу Даудтан китерелә).

Кем йөрәгендә олы шатлык белән һәм савап өмет итеп, Аллаһ ризалыгына ирешер өчен, хайванны чалса, шул чалган хайван җәһәннәм утына пәрдә булачак. (Бу хәдис Хәсән ибн Галидән китерелә). Иң яхшы корбан будыр: кыйммәт бәяле һәм иң симезе. (Хәдис Әхмәд Хәкимнән китерелә).

Хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең иң яраткан кызы Фатыймага да, корбан чалганда, җиргә беренче тамчы каны төшкәнчегә чаклы басып торырга кушкан, чөнки, кан таму белән, барлык гөнаһлар гафу ителәчәк. Кыямәт көнендә шул чалган корбанның ите, каны мизанда 70 тапкыр артыр!

Аллаһ әйтә: “Ий мөселманнар! Үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Һәрхәлдә Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер!”

Хосусән, без, Аллаһ билгеләгән изге дәрәҗәләргә ирешкәндә, Аңа таба якынайганнан-якынаер өчен, олы сынау аенда бик кирәкле, тиешле гамәлләрне - ураза (калдырмыйча) тотуны, намазларны мәчетләрдә укуны, корбан чалуны - һәммәсен дә җиренә җиткереп башкарган булсак, һичкайда оятлы булмабыз! Барчабызга да Аллаһының ризалыгы насыйп итсен. Әмин.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

"Ярдәм - Помощь" хәйрия фондына шушы сылтама буенча Корбан өчен хәер җибәрә аласыз: 
https://yardemfond.ru/zakazat-kurban/


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе