КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырылды

Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръән укуның шигъри формада язылган “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” уку кагыйдәләре җыелмасын белүләре буенча һәм “Төхвәтел әтфаль” тәҗвид хезмәтен белүләре буенча иҗазәтләр (сертификатлар) тапшыру тантанасы булып узды.

БӘЙЛЕ
2022 Июн 29

2020-2022 еллар дәвамында укыган шәкертләргә ислам фәннәре докторы, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов “Төхвәтел әтфаль” буенча 28 иҗазәт һәм “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” китабы буенча 10 иҗазәт тапшырды. Шәкертләрне тәбрикләү чарасында шулай ук Нәзарәтнең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Гаяз хәзрәт Әхмәтшин, КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты.

Таныклыкта иҗазәткә ия булучыларның әлеге китапларны яттан белүләре раслана. Шулай ук документта гыйлем алуның, ислам фәннәрен таратуның һәм гыйлемне чылбыр буенча – остаздан укучыга тапшыра килү мөһимлеге әйтелгән. Иҗазәттә остаз һәм аның укучысының исеме, Пәйгамбәр саллаһу галәйһи вәссәлләмнән башлап чылбырны дәвам итүчеләр күрсәтелә. Мөселман дөньясында иҗазәтле дин әһелләре дин гыйлемен саклаучысы дип һәм башкаларга тапшырырга хаклы булып санала.

Рәсми чыгышлардан соң шәкертләр “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” хезмәтен тулысынча хор белән сәнгатьле итеп яттан укыдылар.

Чыганак: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе