Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

23 февральдә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең "Ярдәм" мәчетендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы нигезендә, намаз уку буенча бәйге узды. Әлеге бәйгедә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 20дән артык бала катнашты.
Ир һәм кыз балалар бәйгедә шулкадәр яхшы катнашты ки, бәйге жюрие жиңүчеләрне аерып чыгара алмады. Барлык балаларга бер төрле бүләкләр бирелде.
Мондый бәйгеләр үсеп килүче буында традицион Ислам кыйммәтләрен таратуга өлеш кертер һәм экстремистик карашлар таралуны кисәтер дип ышанасы килә.