Киләчәк буынны хәзерге цивилизациягә хас булган тән чирләреннән, җан әрнүләреннән ислам тәрбиясеннән башка коткарып булмый - мөслимә Роза Латыйпова

Чыннан да, яшь буын үзенең киләчәген күрми, аны караңгы уйлар биләп алган һәм пессимизм өстенлек итә икән, андый җәмгыять авыру гына түгел, аның киләчәге үк өметсез. Шундый шартларда нишли алабыз? Әлбәттә, һәр чирне бары тик бергәләп чара күргәндә генә җиңеп була.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 18. Фото:dumrt.ru

Россиядә соңгы елларда балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салу очраклары 35 процентка арткан. Илебез әле һаман да балалар һәм үсмерләрнең үз-үзләрен үтерүе буенча Европада беренче урында тора. Безнең илдә көн саен, уртача алганда, 17 бала үз-үзенә кул сала... "Моңа кем һәм нәрсә гаепле?" дигән сорау һәркемне, шул исәптән, халкыбызның гореф-гадәтләренә, гасырлардан килгән әдәп-әхлагына нигезләнеп, дини гыйлем бирә торган мәчет мөгаллимәләрен дә борчый.

Түбән Кама мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Роза ханым Латыйпова 1 нче, 6 нчы, 1 1нче, 16 нчы, 31 нче мәктәпләр, 1 нче гимназия, 13 нче, 14 нче, 35 нче лицейлар, 24 нче интернат-лицей һ.б. уку йортлары җитәкчеләре, белгечләре алдында ясаган чыгышында балалар суицидына тукталды. Бу проблеманы хәл итү буенча, дингә нигезләп, үз фикерен белдерде. "Киләчәк буынны хәзерге цивилизациягә хас булган тән чирләреннән, җан әрнүләреннән коткару ислам тәрбиясеннән башка һич тә була алмый, – дип сөйләде ул. – Дин, мәгариф, медицина аерылгысыз булганда гына, балаларны тәрбияләүдә уңышка ирешү мөмкин".

Чыннан да, яшь буын үзенең киләчәген күрми, аны караңгы уйлар биләп алган һәм пессимизм өстенлек итә икән, андый җәмгыять авыру гына түгел, аның киләчәге үк өметсез. Шундый шартларда нишли алабыз? Әлбәттә, һәр чирне бары тик бергәләп чара күргәндә генә җиңеп була.

Коръәннең "Рәгыд" сүрәсендәге 11 нче аятендә килгәнчә, халык үзе үзгәрмәсә, Аллаһы аны үзгәртмәс. Бу очракта бала тәрбиясе белән шөгыльләнергә тиешле ата-ананың әле үзен, беренче чиратта, әдәпкә, тәртипкә өйрәтү зарурлыгын онытмаска кирәк. Рухи камиллеккә ирешү өчен, ата-ана дөньяви һәм дини гыйлемгә ия булырга, шуны көндәлек тормышында, үз баласын үстергәндә куллана да белергә тиештер, мөгаен.

Бу уңайдан, бала тәрбиясендә ата-анага шәһәребездәге "Ихлас" рухи-тернәкләндерү үзәге ярдәм итәргә омтыла. "Ихлас" җитәкчесе Әлфия ханым Сөләйманова үзе ул үзәкнең эшчәнлеге баланы рухи яктан камил шәхес итеп үстерүгә юнәлдерелгәне хакында сөйләде. Мәктәпләрдәге дәресләрдән соң "Ихлас"ка йөрүче укучылар төрле шөгыльләрдә катнашып, үз сәләтләрен үстерәләр.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбының урынбасары Сәлимҗан хәзрәт Домнин исә дини бәйрәмнәргә, күптән түгел генә уздырылган Корбан гаетенә тукталды. Исламда дини бәйрәмнәрнең максаты кешедә мәрхәмәтлелек, рәхимлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү икәнен ассызыклады.

Бу мөһим сөйләшү азагында балаларны суицидлардан, интернеттагы куркыныч йогынтылы агымнан саклауда, аларга дөрес тәрбия бирүдә гасырлар дәвамында динебез саклап килгән әдәп-әхлакка таяну мөһим дигән нәтиҗәгә киленде.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат үзәге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе