"Хәтер" мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан Тукай бүләгенә лаек булды

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңеннан, Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чара оештырылды.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 26. Фото:dumrt.ru

Кичәнең кульминацион ноктасы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителү булды. Өченче ел рәттән әлеге тантана концерт программасы рәвешендә үтә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең матур традициягә әверелүен искәртеп, әлеге көнне зур кунаклар кабул итүебезне билгеләп узды һәм бәйрәм белән котлап, быелгы лауреатларга Дәүләт бүләген тапшырды.

Татарстан Президенты кулыннан Дәүләт бүләген Казандагы "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы, танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Харис хәзрәт Салихҗан алды: “Миңа 90 яшь. Үземнең беренче китабымны 50 ел элек язган идем. Бар гомеремне дин тәгълиматы алгарышына багышладым”, - диде.

Ул Тукай бүләгенә “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2008); “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2012) китаплары өчен лаек булды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе