Хәбир хәзрәт Ханов: "Ниятләребез һәм эш-гамәлләребез бер-берсе белән туры килә икән, зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз"

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чатырында Казанда 1 декабрьдән башланып киткән Инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен хәйрия ашы оештырылды. Хәйрия ашына күрү, ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләр, коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар, Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары килде.

БӘЙЛЕ
2019 Дек 11

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чатырында Казанда 1 декабрьдән башланып киткән Инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен хәйрия ашы оештырылды. Хәйрия ашына күрү, ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләр, коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар, Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары килде.

Хәйрия ашында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды вәкиле, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе урынбасары Хәбир хәзрәт Ханов билгеләп үткәнчә, “Ярдәм” фонды өчен Инвалидлар декадасы үзенең эш юнәлешләре һәм ниятләренең ихласлыгы белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек. “Изге Коръән безне игелек кылырга чакыра. Игелек – безнең эш-гамәлләребездә генә чагылырга тиеш түгел, аның ихластан булуы мөһим. Әгәр дә безнең ниятләребез һәм эш-гамәлләребез туры килә икән, без зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз”, - диде ул.

Инвалидларның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин сүзләренчә, Инвалидлар декадасында “Ярдәм” фонды чатырында очрашу матур традициягә әйләнде. “Безнең өчен “Ярдәм” фонды җитәкчелеге һәм коллективы бик матур бәйрәм оештырган. Бүген менә нәкъ менә шундый бәйрәм: монда дуслар җыела, очраша, яңалыклар белән бүлешә. Ә без монда рәхәтләнеп киләбез. Чөнки монда безне бик җылы каршы алачакларын, бездә монда бик уңайлы һәм рәхәт булачагын беләбез”, - диде ул “Ярдәм” фонды тарафыннан сәламәтлеккә туймаган кешеләрне тернәкләндерү һәм аларны җәмгыятьтә үз урыннарын табарга өйрәтү юнәлешендә алып барылган киңкырлы эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте.

Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте “Ярдәм” фонды белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Әлеге җәмгыять рәисе Татьяна Николаева сүзләренчә, Инвалидлар декадасын бәйрәм дип атап та булмый. Әмма, шуңа карамастан, ул бергә җыелыр, үзләренең казанышлары һәм проблемалары белән бүлешер өчен шундый көн булу яхшы дип саный.

Күзләре торган саен начарлана барган Әнисә Васильева “Ярдәм”дәге хәйрия ашына Чувашиядән махсус килгән. Тернәкләндерү курсларында 5 тапкыр булган. “Мин кабат туган йортыма әйләнеп кайтуыма бик шатмын. Бу минем икенче йортым. Монда мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Инвалид өчен өчен тернәкләнү узу, төрле күнекмәләргә өйрәнү бик зур әйбер ул. Әлхәмдүлилләһ, “Ярдәм”дә мин боларның барысын да алдым”, - диде Әнисә ханым.

“Ярдәм”дәге хәйрия ашында күрү, ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләр, коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар “Ярдәм” фонды аларга күрсәткән кайгыртучанлык һәм җылылык, ярату һәм хөрмәт өчен рәхмәт укыды.

Әлеге курслардан соң тернәкләнү узган кешеләр күңелләре күтәрелеп, яшәү көче артып, бик бәхетле булып кайтып китәләр. Хәтта ки тормышларын тамырдан үзгәртәләр. Мәсәлән, Оренбургтан килгән, коляскага утырып йөрүче Рәсим Кәримов курслардан соң бөтен гаиләсен Казанга алып килде. Эшкә урнашты. Хәзер ул тормышын “Ярдәм” фондыннан башка күз алдына да китерә алмый. Һәм көн саен рәхмәт укый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе