
Татарстандагы парклар һәм бакчалар Программасы һәм Татарстанның су саклау зонасы елы уңаеннан, җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Карина Кәлимуллина сүзләренә караганда, Урицкий исемендәге паркның күперләрендә барлыкка килгән йозакларны кисү турындагы карар бу бистәдә 7 июньдәге очрашу вакытында кабул ителгән. Ә әлеге күперләрне яңарту өчен бу йозакларны юкка чыгарырга кирәк иде. Дөрес, аларны барыбер юкка чыгармаячаклар, ягъни аларның хуҗалары үз мәхәббәт йозагын Урицкий исемендәге паркка килеп, алып китә алачак.
“Биредә яшәүчеләр бу карар белән килеште. Без аларга Париждагы Мәдәният күпере хакында сөйләдек. Андагы күпернең култыксасында йозаклар шулкадәрле күп була ки, хәтта аның җимерелү хәле килеп чыга. Әлеге очрашудан соң, паркны яңарту эше башланды. Мондагы күл һәм аның каналу буенча зур эш башкарылачак. Өч күпер дә төзекләндереләчәк. Аларның берсе тулысынча алыштырылачак, икесе исә яңартылачак”,-дип белдергән Карина Кәлимуллина.
Хәзерге вакытта берничә мең йозагы булган күперләрне йозаклардан арындыру эшләре бара. Алар элекке Урицкий исемендәге Мәдәният йортына (хәзер - “Мәскәү” ҮМС) тапшырылачак.
“Башта йозакларны тартмаларга җыярга ниятләгән идек. Хәзерге вакытта алар аерым бүлмәдә саклана. Кешеләр килеп, үзләренең йозакларын алырга мөмкиннәр. Моның өчен Мәдәният йорты хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар үз йозакларын танып алсын өчен шулай эшләргә булдык”,-дигән мәгълүмат бирде К.Кәлимуллина.
"Татар-информ"нан алып тәрҗемә ителде
P.S. Шәригать кануннарына караганда, яшьләр әгәр Аллаһыга ышанып һәм тапшырып кавышмаса, аларны бернинди йозак та саклап кала алмаячак. Парлар бәхетле яшәсен, аларның кавышуы озын гомерле булсын өчен никах укытып, гомер кичерү зарури.