
Соңгы елларда Татарстан башкаласының Урицкий исемендәге паркы буасына кыргый үрдәкләр ияләште. Кош белгечләре хәзерге вакытта шул үрдәкләрне нишләтергә дә белмичә баш вата.
Бу атнада әлеге буаны төзәтү эшләре башланды. Мондагы суны чистартырга, аның кырыйларын, төбен бетон корылма белән тотып алырга керештеләр, шулай ук суны кислород илә баету системасы белән тәэмин итәү дә күз уңында тотыла. Ә бу эшләр барышында суның күләме иң аз дәрәҗәсенә кадәр, ягъни 80 сантиметрга хәтле төшереләчәк.
“Төзелеш эшләре башланыр алдыннан, без Татарстандагы Тереклекне саклау һәм файдалану идарәсе экспертларына мөрәҗәгать иттек. «Тереклек дөньясы турында» дигән федераль закон нигезендә, кыргый кошлар оя корган вакытта, аларга кагылу катгый рәвештә тыела. Зур кыргый кошны тотуы бик кыен эш. Аларны тотканда ана үрдәк үзенең балаларын һәм оясын актив рәвештә саклаячак, ул яралар да алырга мөмкин. Ә бу шәһәр буасындагы тереклекне саклау буенча безнең максатларга каршы килә. Әле канатлары чыгарга өлгермәгән кечкенә кошчыклар башка урынга күчерелгәндә, яңа урынга ияләшә алмаска һәм һәлак булырга мөмкиннәр”,-дип белдергән җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Карина Кәлимуллина.
Биредә кыргый кошларны шәхси ишегалдындагы мәйданга күчерергә кирәк, дигән фикер дә каралды. Әмма кош белгечләре сүзләренчә, мондый урыннарда кыргый кошлар кулга тиз ияләшә һәм алар инде кыргый шартларда яши алмаслык хәлгә килә.
Кош белгечләре әлеге тирәлекне тикшергәннән соң, кошларның тормышына берни дә янамый, дип таптылар, чөнки 80 сантиметрдагы су күләме аларның яшәешенә җитәрлек була, дип хәбәр итте “Татар-информ”.