Казанның «Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар дәвам итә (ФОТО)

Дагыстан, Кыргызстан, Чечня Республикасы, Башкортостан, Оренбург, Чувашия Республикасы, Самарадан һәм башка өлкәләрдән кырыклап шәкерт җыелды. Аларның күбесе Луи Брайль шрифтында басылган Коръәнне укый белә инде.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 05. Фото:Римма Гатина

Курслар бер ай дәвам итә. Курс кысаларында күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә зур программа тәкъдим ителә. Әле Коръәнне бик үк шома укымаучылар күнекмәләрен камилләштерәчәк. Коръән уку кагыйдәләрен (тәҗвид) гамәлдә ныгыта. Моннан тыш, күрмәүче шәкертләргә компьютер, фикһ, гакыйдә, сира, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү дәресләре керә. Начар күрүчеләрнең Коръән укырга өйрәнү буенча үз системасы бар. Алар да белем һәм күнекмәләрен ныгыта. Рус Брайлен өйрәнергә теләүчеләр дә бар. Эш шунда: гарәп Брайлендә Коръән укырга өйрәнү өчен, башта Рус Брайлен өйрәнергә кирәк.

Абый-апалар бик тырыш: рус Брайлен дә, гарәп Брайлен дә бик тырышып өйрәнәләр. Башта алты нокталы система ярдәмендә хәрефләр язарга өйрәнәләр, аннан шуны укыйлар. Коръән сурәләрен ятлыйлар. Биредә шәкертләр белем һәм дәвалау гына алып калмый, бер-берсе белән аралаша, дуслаша. Курслар тәмамланып, өйләренә кайтып киткәч, телефоннан сөйләшеп торалар. Кунакка йөрешәләр.

Шәкертләрнең тулай торакта яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, ике якка да юл чыгымнарын “Ярдәм” ислам милли хәйрия фонды күтәрә. Курслар тәмамлангач, укуда аеруча уңышларга ирешкән шәкертләргә Брайль системасындагы Коръән китаплары бирелә.

Курсларга килүчеләр "Ярдәм" мәчетендә уздырыла торган ифтар мәҗлесләрендә катнаша. Бергәләп тәравих намазлары укыйлар, сәхәр ашыйлар. Алар Рамазан аеның бөтен матурлыгын, серлелеген тоя.

>
>
>
>
>
>
>

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе