2019 Авг 03
Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көнендә, Казан аэропортыннан 245 кешедән торган 5 төркем хаҗ сәфәренә кузгалды. Булачак хаҗилар чартер рейсы белән турыдан-туры Казан-Җиддә маршруты буенча оча. Әлеге маршрут буенча очучылар, ихрамга керү чиген һава юлында үтү сәбәпле, Казан аэропортында ихрамга керде – ир-атлар махсус тукымадан торган япмаларны киде. Хаҗилар төркемнәре бик үзенчәлекле – төрле эшче һөнәр кешеләре, мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында Коръән фәнен укытучылар, фән хезмәткәрләре, төрле конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр бар.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте материаллары буенча.