Әлеге уникаль программаны күрмәүче татарларны татар теле һәм мәдәнияте белән якыннанрак таныштыру нияте белән, инвалидларның “Торос” иҗтимагый оешмасы, Республиканың күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе, күрмәүче программистлар һәм экспертлар, филологлар эшләгән. Идеясе - Республиканың күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе директоры һәм проект авторы Наил Сәфәргалиевнеке.
Проектның техник өлеше күрмәүче программист Ольга Яковлева һәм тавыш реиссеры Альберт Вәлиев тарафыннан эшләнгән. Фонетика буенча консультантлар һәм лингвистлар – КФУның филологиядә белем бирү технологияләре һәм мәгълүмати системалар кафедрасы доценты Тәүзиһ Ибраһимов һәм ТР Фәннәр академиясе институты белгече, филология фәннәре кандидаты Мансур Сайхунов. Күрмәүче экспертлар Эдуард Ибраһимов һәм Рифкат Гардиев программаны эшләтеп караган. “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге белгече Идрис Хәйретдиновның татарча сөйләм синтезаторын булдыруга өлеше кергән.
Синтезатор Татарстан Республикасы халык артисты Тәлгат Хаматшин тавышы белән “сөйли”. Ул моңарчы күрмәүчеләр өчен аудиокитаплар яздырган. Күрмәүчеләр аның тавышын яратып кабул иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күрмәүчеләр күбрәк тавыш аркылы кешенең холык-фигылен белә, дус-ишләрне дә шулай таба.
Соңгы 2 елда эш бик актив барган. Әлеге проект ТР Министрлар Кабинеты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Мондый синтезатор дөньяда бердәнбер.
Моңарчы күрмәүчеләр өчен инглиз һәм рус телләрендә эшләүче мондый программалар бар иде. Ә татарча мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен авыррак иде. Хәзер исә татар телендәге сөйләм синтезаторы күрмәүчеләргә татарча сайтлардан текстлар укырга, электрон почта аша хатлар язып җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Алар шулай ук татар телендәге документлар белән эшли, текстлардагы хаталарны төзәтә, кирәкле өлешләрен өсти алачак. Буш вакытларында татар телле сайтларда бер-берсе белән языша һәм мәгълүмат ала алачак.
Күрмәүчеләрне компьютерда эшләргә өйрәтүче Эдуард Ибраһимов хәбәр иткәнчә, әлеге программа белән Windows 7, Windows 8 һәм Windows 10 операция системаларында эшләп була. Киләчәктә программаны андроид платформасына һ.б. сенсорлы җайланмаларга яраклаштырырга планлаштыралар.
31 майда татарча сентизатор Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе сайтында урнаштырылачак. Әлеге программа белән бер тиен дә түләмичә кулланып булачак. Бары тик үзеңнең компьютерыңа гына күчереп алырга кирәк.
Римма Гатина.