Казандагы Игелек атнасы: аутизм авырулы балалар өчен сыйныфлар, "Яхшы куллар" хәйрия склады, "Ярдәм базары"

Изге Коръәндә "Бер кеше йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни Аллаһуның барча хөкемнәренә риза булып, бөтен вөҗүден Аллаһуга тапшырса, һәм яхшылыкны, изге гамәлләрне кылучы булса, аның әҗере Раббысы хозурында, аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас" диелгән (2/112).

БӘЙЛЕ
2017 Сен 07. Фото:kzn.ru

Икенче ел дәвамында "Игелекле Казан" шәһәр проекты фатыйхасы белән уздырыла торган Игелек атнасы беренче сыйныфлар өчен Игелек дәресләре белән башланып китте. Анда "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды җитәкчеләре дә катнашты һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Игелек дәресләрендә укучылар Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан бүләк ителгән Игелекле эшләр көндәлеге белән танышты.Бу көндәлек балаларны яхшы гамәлләр кылырга этәрә.

Игелек атнасы Халыкара хәйрия көненә багышлап оештырыла. Аның кысаларында аутизм авырулы балалар өчен ачылган беренче ресурс сыйныфлары эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Бу сыйныфларда авыру балалар сәламәт балалар бергә укый алачак.

8 сентябрьдә тагын бер көтеп алган проект үз эшен башлый: беренче тапкыр Калинин урамы, 3 нче йортта "Яхшы куллар" үзәк хәйрия склады ачыла. Кешеләр бирегә кием-салым, азык-төлек һәм көнкүреш техникасын алып килеп тапшыра, ә мохтаҗлар үзләренә кирәк-яракны таба алачак.

Игелек атнасында гомумшәһәр хәйрия ярминкәләре узачак. Мәктәп укучылары Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында, Горький-Әмәт урманында, "Континент" һәм "Нарат урманы" паркларында үзләре ясаган, җитештергән әйберләрне сата алачак.

Быел "Черек күл" паркында беренче тапкыр "Ярдәм базары" хәйрия маркеты үз эшен җәелдереп җибәрәчәк. Танылган дизайнерлар, модельерлар, һөнәрчеләр, рестораторлар - илледән артык кеше - маркеттан кергән керемне (кемдер бер өлешен, кемдер тулысынча) хәйрия эшләренә җибәрәчәк дип көтелә.

Маркетта беренче тапкыр "Игелекле Казан" бренды белән чыгарылган товарлар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш һәркем, "Казаннан дусларча сәлам" акциясендә катнашып, дөньяның теләсә кайсы почмагына якыннарына открытка сала алачак.

Әгәр сезнең киелми яткан яхшы хәлдәге киемнәрегез бар һәм сез аларны кая куярга белмисез икән, "Ярдәм базары"нда бу киемнәрне җыю пункты эшли. Шулай ук куллану вакыты чикләнмәгән азык-төлек тә кабул ителә. Боларның барысы да ахырдан Калинин урамы, 3 нче йортта эшләячәк "Яхшы куллар" үзәк хәйрия складына тапшырыла. Кием-салым алып килгән кешеләргә маркеттагы товарларны салып алганда ташлама бирә торган махсус купоннар өләшенә. "Ярдәм базары" 9-10 сентябрь көннәрендә көндезге сәгать 12дән кичке сәгать тугызга кадәр (21.00) эшли дип хәбәр итә оештыручылар.

Игелек атнасында җыелган табыш dobro.mail.ru/kazan сервисында тикшерү узган хәйрия фондларына җибәрелә дип хәбәр итә kzn.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе