Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

2016 елның 12 маенда Туфан ага Миңнуллин сүзләренә язылган һәм аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә яңгыраган җырлардан, драматург турында истәлекләрдән төзелгән кичә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Татарстан театр әһелләре Берлеге ярдәме белән, татар театрлары артистлары һәм Татар филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы катнашында узды. Шул кичәдә драматург истәлегенә мондый очрашуларны ул бакыйлыкка күчкән май аенда ел да уздыру фикере туды.
Быелгы җыен, Туфан аганың исән чагында яшь иҗатчыларга игътибарлы булуын искә алып, яшь шагыйрьләр һәм җырчылар катнашында узачак. Шагыйрьләрнең чыгышлары Туфан аганың бер робагые, канатлы сүзе, драма әсәреннән репликасы белән башлана. Җырчылар Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар башкаралар.
Җыенда шагыйрьләр Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Әхмәдиев, Рәдиф Кашапов, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Эльвира Рафыйкова; җырчылар Азат Абитов, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Максуд Юлдашев, Айсылу Габдинова, Эльвира Гыйматдинова, Альбина Кинжалиева, Регина Павлова, Илнар Гомәрев, Илсур Сабитов, Айгөл Бадаева, музыкант Әлфис Галиуллин катнаша.
Махсус кунаклар - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары Ркаил Зәйдулла һәм Газинур Морат.
Җыен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институты Музыка сәнгате факультетының соло җырлаучылар әзерләүче кафедрасы, «Иске Татар бистәсен һәм Кабан күлен яңарту» фонды ярдәмендә уза.
Керү ирекле, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясе.